news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов үзебезнең сөт җитештерүчеләргә өстенлек бирелергә тиешлеген әйтте

Республика җитәкчесе бюджет учреждениеләрен сыйфатлы ризык белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарлы булуны сорады.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сөт бәяләре буенча безгә актив эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасында аграр комитетта булган депутат Айрат Хәйруллинга мөрәҗәгать итте. Сөт бәяләре белән бәйле вазгыять турында бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында сүз булды.

"Сез, комитет буларак, читтән продукция кертү белән бәйле башбаштаклыкны бетерергә, тәртипкә салырга тиешсез дип уйлыйм. Коры сөттән сөт продукциясе ясау сәламәтлеккә зыянлы бит. Кешеләргә коры сөт ашатабыз. Җирле сөт җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән актив позициягездә каты торыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинга.

"Безнең киштәрләрдә безнең сөтнең 50 проценты гына, гәрчә җитештерү куәтләре дә, сөт тә җитәрлек. Ә десерт, йогуртлар кебек маржиналь продуктлар сегментында 10 процент кына. Бәлки, безнең җитештерүчеләрнең тырышлыгы да җитеп бетмидер. Мин конкуренциягә каршы түгел, яхшы продукция булса, ул безнең киштәләрдә булырга тиеш. Әмма, беренче чиратта, үзебезнекеләрне сынарга кирәк, аннары башкаларны карарбыз", - диде Президент.

Республика җитәкчесе бюджет учреждениеләрен сыйфатлы ризык белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарлы булуны сорады. Бу нисбәттән Монополиягә каршы хезмәт вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә теләде, әмма аларның утырышка чакырылмаганына канәгатьсезлеген белдерде. "Бу темага җитди карарга кирәк. Иң мөһиме - куркынычсызлык. Ветеринария хезмәте, Россельхознадзор катгый эш итәргә тиеш. Лаешта булган хәл сезне бизәми. Сары карточка сезгә. Мондый күренешләргә юл куярга ярамый", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ведомство җитәкчеләренә. 

Искәртеп үтик, былтыр язын Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы табылу сәбәпле карантин булган иде. Аның чыганагы читтән кертелгән продукция булуы ачыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot