news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Югары казанышларга ирешү өчен сәләт һәм зур хезмәт куярга кирәк”
Бүген “Пирамида”га республиканың сәләтле яшьләрен котларга килгән Премьер-министр алар бу талантларын Татарстан мәнфәгатьләре өчен файдаланыр дигән ышаныч белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Эре сәнәгать һәм белем бирү үзәге булган Татарстанда югары класслы белгечләргә ихтыяҗ зур. Шуңа да республика җитәкчелеге яшьләргә ныклы белем бирүгә, аларга практикада белемнәрен реализацияләү мөмкинлеге тудыруга зур игътибар бирә”. Бүген “Пирамида”да республиканың сәләтле яшьләрен хөрмәтләү тантанасында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов талантлы егет-кызларның республика өчен ролен шулай билгеләде.
Премьер-министр белдергәнчә, “Мәгариф” илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе - талантлы яшьләргә ярдәм итү. Ә сәләтле яшьләр Татарстанда күп. РФ Президенты премиясе лауреатлары саны буенча Татарстан ел саен илдә 4 нче урын алып килә. “ Әлегә без Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышабыз. Безнең лидерлыкка чыгу өчен реаль мөмкинлекләр бар”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ә Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча Татарсан ил төбәкләре арасында беренче унлыкта. Быел безнең мәктәп укучылары бу олимпиадалардан 58 диплом белән кайтты. Апрель аенда Татарстан Укучыларның фәнни-техник иҗаты системасын үстерү буенча иң яхшы төбәк программасы тәкъдим итеп, Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңү яулады. Аның нәтиҗәләре буенча Мәктәп ара эшчәнлек республика үзәге, Әлмәттәге яшь техниклар станциясе һәм “Факел” балалар иҗаты үзәге гомуми суммасы 6 млн. сумлык җиһазлар белән бүләкләнде.
Премьер-министр талантлы яшьләргә ярдәм итүдә ТР Хөкүмәте грантларының әһәмиятенә дә тукталды. Алар бүген Татарстанга дөньяның һәм Россиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләрендә кадрларны укыту һәм яңадан әзерләүгә юл ача. Ел саен аның ярдәмендә 100 дән артык өметле студент һәм аспирант, яшь галим белем ала. Быел ТР Хөкүмәте грантларына 400 дән артык кеше дәгъва иткән. Аның нәтиҗәләре буенча 84 е сайлап алынган. Алардан 16 кеше Россиянең әйдәп баручы вузларында белем эстәячәк, 68 кеше укырга чит ил вузларына китәчәк.
Премьер-министр сәләтле балалар тәрбияләүдә һәм белем бирүдә көчләрен кызганмаган мәктәп укытучылары һәм вуз мөгаллимнәренә аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде. Аның белдерүенчә, ТР Хөкүмәте инициативасы белән быел интеллектуаль конкурслар җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән 139 укытучы 10 ар мең сум күләмендә премияләр алачак.
“Югары казанышларга ирешү юлы гади түгел. Моңа ирешү өчен сәләт булу гына җитми, зур хезмәт куярга да кирәк. Сез бу талатныгызны һәм көчегезне Татарстан җирендә файдаланырсыз дип ышанам”,- дип Хөкүмәт башлыгы өметле яшьләргә мөрәҗәгать итте. Ул республика горурлыгы булган егет-кызларга укуда һәм тормышта зур уңышлар теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2