news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов яшьләр эшләре, спорт, туристлык министрын билгеләү турында Указга кул куйды

Рафис Борһанов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевны алыштырачак

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры итеп билгеләү турындагы Указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, бүген иртән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Илдар Халиков Рафис Борһановка министр портфелен тапшырды һәм яңа урында нәтиҗәле эшләвен теләп, ведомство алдында торган җитди бурычларны бергәләп хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Рафис Борһанов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевны алыштырачак. М.Бариев узган атнада Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры итеп билгеләнде.





autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100