news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чорында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты

Казан яңа елда ял итү өчен иң популяр Рссия шәһәрләре бишлегенә кергән, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә бүген яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Казан яңа елда яллар өчен иң популяр Рссия шәһәрләре бишлегенә кергән, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Бу чорда шулай ук борынгы Болгар шәһәренә, Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Раифа монастырена да ихтыяҗ булачак.

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек кысаларында Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына хокук тәртибен һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар итәргә күрсәтмә бирде.

Татарстан Президенты хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре көчләрен берләштерергә, шулай ук төрле авария вазгыятьләрен булдырмау максатыннан коммуналь хезмәтләр эшләрен активлаштырырга өндәде.

Моннан тыш, бәйрәм алдыннан җирле хакимиятләргә ятим балаларны, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрне кайгыртырга, аерым алганда, балаларга яңа ел бүләкләре тапшыруны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100