Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Виктор Ерин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Виктор Ерин үлеме – Россия өчен, туып-үскән һәм хезмәт юлын башлаган Татарстан Республикасы өчен дә гаять зур югалту, диелгән телеграмма текстында.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, Казанда туып-үскән Виктор Еринның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Любовь Еринага юллаган телеграммада Россия Герое, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, кыю һәм көчле кеше – ирегез Виктор Фёдорович Еринның вафатын тирән кайгы белән кабул иттем, диелгән.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Еринның илдә катлаулы сәяси һәм социаль реформалар елларында Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек итүен, хокук тәртибе органнары эшчәнлеген, тышкы разведка хезмәтен камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүен искә алган.
"Аның үлеме – Россия өчен, шулай ук үзе туып-үскән һәм хезмәт юлын башлаган Татарстан Республикасы өчен дә гаять зур югалту. Сезнең, барлык гаиләгезнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу үлем яраткан кешегездән, ышанычлы дустыгыздан һәм таянычыгыздан аерды. Мәрхүм белән узган гомерегез Сезгә һәм Сезнең балаларыгызга бу хәсрәтегезне кичерергә ярдәм итсен. Күркәм сабырлык Сезгә", диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграмма текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз