news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен даими контрольдә тоту зарур"

2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан 5529 ветеран белән торак алуга килешү төзелгән

(Казан, 15 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турындагы” Федераль законны гамәлгә кую, шулай ук 2010 елда төзелеш һәм торак тапшыру мәсьәләләре буенча узган республика киңәшмәсендә 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
“Өлкән кешеләр белән барлык килешүләр дә срогында төзелергә тиеш. Йортлар төзелешен 2–3 сменада оештырырга кирәк. Ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен даими контрольдә тоту зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан гражданнар арасында субсидия алу реестрында 8338 ветеран тора, федераль үзәк тарафыннан 5,9 миллиард сум акча күчерелгән.
2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан 5529 ветеран белән торак алуга килешү төзелгән, шул исәптә Дәүләт торак фонды аша 2605 килешү, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе буенча 701 килешү, базардан фатир алу буенча 2223 килешү төзелгән.
“Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан 14 муниципаль берәмлектә 28 күп фатирлы йорт төзелә башлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан 506 ветеран белән килешү төзелгән, алар фатир сайлаган инде”, - дип белдерде Марат Хөснуллин.
953 ветеран Баш инвестиция-төзелеш идарәсе буенча торак алуга заявка биргән, шуларның 428 шәхси йортка, 273 күп катлы йорттан торак алуга.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 8 муниципаль берәмлектә 18 күп фатирлы йорт төзергә планлаштыра. Буа, Югары Ослан, Саба районнарында төзелеш башланган инде, ә калган 5 районда объект төзелеше өчен рөхсәт бирелмәгән, шул исәптә Мөслим районында 15 фатирлы ике йортның проекты экспертизада. Казанда аерым торак программасы буенча 576 фатирлы 5 панель йорт төзү планлаштырыла, хәзерге вакытта 175 ветеран фатир алуга килешү төзегән.
Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясап, программаны гамәлгә кую зур акчаларга бәйле, алдау очраклары булырга мөмкин. Шуңа күрә икенчел базарда алданулар булмасын өчен бик игътибарлы булырга кирәк, дип билгеләп үтте. Ветераннарга беркетелгән җитәкчеләр вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш. Шул ук вакытта бәхәсле вәзгыятьләр китереп чыгармаска һәм ветераннарга басым ясалырга тиеш түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot