Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов:"Ветераннарга фатирлар тапшыру тантаналы шартларда узарга тиеш"
Хөкүмәт башлыгы бу эшкә ТР Иҗтимагый палатасын, ветераннар оешмаларын җәлеп итәгә кирәк, дип саный
(Казан, 12 март, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда яшәүче 6800 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән затның 30 проценты торак шартларын социаль ипотека программасы ярдәмендә яхшыртырга теләк белдергән. Аларның күбесе фатирны Казаннан алырга тели. Болар – 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка басучылар. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу катлаулы бурыч булуга карамастан, аны башкарып чыгу кирәк. Ә 1 мартка кадәр чиратка басучыларны инде агымдагы елның 1 маена кадәр фатирлы итү бурычы куелган. Әлеге мәсьәләләр бүген ТР Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә күтәрелгән төп темаларның берсе булды.
Премьер-министр белдерүенчә, ветераннарны яңа торакларга күчерү көндәлек вакыйгага әйләнеп калмаска тиеш. Ул бу эшкә ТР Иҗтимагый палатасын, ветераннар оешмаларын җәлеп итәгә кирәк дип саный. Аның ассызыклавынча ветераннарга фатир ачкычлары тапшыру тантаналы шартларда узарга, күченгәндә аларга ярдәм оештырылырга тиеш.
Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру бүген республикада торак төзелешендә төп урынны алып тора. Дәүләт торак фондына социаль ипотека программасында катнашучы предприятиеләрдән 700 млн. сум күләмендә түләүләр алынган. Гомумән алганда, фондка 1 млрд. 309 млн. сум тупланган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, узган ике айда Торак фонды тарафыннан 63,6 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган (планның 8 проценты чамасы). Шуның яртысы социаль ипотека программасына туры килә. Бу әлегә бик аз, дип саный министр. Министр шулай ук быел төзелеш эшләрен башлыйсы участокларда мул язгы ташу булачагын исәпкә алырга кирәклекне җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, планны үтәп чыгу өчен иң мөһиме -аңалашып эшләүгә ирешү. "Төзелеш өчен иң кызу чорны бәхәсләрдә уздырабыз да, ноябрь җиткәндә генә тулы эшкә тотынабыз. Үзара бәхәсләргә урын юк, эш күрсәтергә кирәк", - дип саный ул. Хөкүмәт башлыгы быел эшнең оештырылышыннан канәгать булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз