news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Ветераннар өчен төзелә торган торакларның сыйфатына игътибарлы булу зарур”

Татарстан Президенты җаваплы җитәкчеләр игътибарын ветераннар өчен төзелә торган йортларның сыйфат проблемасына юнәлтте

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торган йортларның сыйфат проблемасын күтәрде. ТР башлыгы җаваплы җитәкчеләргә Ветераннар өчен төзелә торган торакларның сыйфатына аеручы игътибарлы булуны йөкләде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналдь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белдергәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзелеше тулы көченә бара. Министр муниципаль берәмлек башлыкларына ветераннарга ТР Дәүләт торак фонды һәм республиканың Баш инвестицион-төзелеш идарәсе төзи торган йортларны актив тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте. М.Хөснулллин сүзләренчә, ветераннар өчен фатирлар Казан янындагы Осиново бистәсендә төзелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында төзелеш эшләренең җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмавын билгеләп үтте. “Әлегә төзелеш эшләренең сыйфаты таләпләргә туры килми, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Премьер-министр мина белдергәнчә, ул төзелеш мәйданнарында булган, аның җитди шеләтәләре бар”.
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фонды һәм республиканың Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчеләре Тәлгать Абдуллин белән Рәшит Нуруллинга, шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башылыгы Рәис Мөбәракшинга Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелә торган торакларның сыйфатына аеручы игътибарлы булуны йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot