news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Ветераннар безнең кайгыртуны тойсын өчен барысын да эшләячәкбез”

Бүген Алабугада Татарстанның Премьер-министры сугыш ветераннарына яңа фатир ачкычларын тапшырды

(Алабуга, 22 февраль, "Татар-информ", Михаил Миронов). Бүген Алабугада Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына яңа фатир ачкычларын тапшырды. Республика Хөкүмәте башлыгы шәһәр мәдәният сараенда ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына ачкычлар белән бергә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” медальләрен дә тапшырды.
Бу күңелле тантанага кадәр Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Автомобильчеләр урамында төзелгән 10 нчы йортны карады – ветераннарга бирелгән фатирлар нәкъ биредә урнашкан. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортта ветераннар өчен 40 фатир, ә 82 фатир яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр мәдәният сараенда ветераннарны җылы сәламләде. “Миңа сезнең янәшәгездә булу күңелле. Бүген Алабуга районының 2005 елның 1 мартына кадәр торак өчен чиратта торган ветераннарны фатирлы итеп бетерүе шатлыклы вакыйга”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Россия Президенты барлык ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча җитди карар кабул итте, без сугыш һәм тыл ветераннары үзләренә карата аерым мөнәсәбәт тойсын өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучы ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына яңа фатир ачкычлары белән бергә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” медальләрен дә шәхсән үзе тапшырды.
Тантаналы чарадан соң булган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы ветераннарны торак белән тулысынча тәэмин итүен билгеләп үтте. “Моның өчен Дәүләт торак фондына һәм муниципаль берәмлек җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, - диде Премьер-министр. Мондый вакыйгаларның тантаналы рәвештә узуы әһәмияткә ия. Ветераннар моңа лаек, аларның торак мәсьәләсен 65 елдан соң гына хәл итә алу өчен безгә оят. Шулай да ветераннар рәхмәт белдерә”.
“Соңыннан фатир кемгә калуга карамастан, һәр ветеран торак белән тәэмин ителергә тиеш. Ветеранның үзе яки оныгы өчен фатир алуы мөһим түгел. Бу аның эше, ул бу фатирга лаеклы”, - дип саный Премьер-министр.
Р.Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында Казанда ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе киеренке тора, дип белдерде. “Башка җирләрдә безнең проблемалар юк, әмма Казан буенча без килешкән кайбер адымнарны ясарга кирәк, дип белдерде Татарстанның Премьер-министры. – Бу безнең өстән җаваплылыкны төшерми, 9 май җиткәнче 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан ветераннарны торак белән тәэмин итәргә кирәк. Без бу эшкә җитди карыйбыз һәм куйган максатлар ирешә алырбыз, дип уйлыйм”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100