news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Универсиада хакындагы хыялыбызның тормышка ашачагына бернинди шик тә юк”

Татарстан Президенты Казан Кремлендә FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты.
Искәртеп үтәбез, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының төп компетенцияләре турындагы килешү һәм әзерлек планы нигезендә, 2010 елның 12-17 апрель көннәрендә FISU башкарма комитеты әгъзасы, FISU ның техник комиссиясе рәисе Ставрос Дувис (Греция), FISU ның җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас (Бельгия), FISU ның спорт программалары менеджеры Михал Бушел (Словакия), FISU ның гаммәви мәгълүмат чаралары һәм коммуникацияләр буенча директоры Деян Сусович (Сербия), FISU башкарма комитеты әгъзасы, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин (Россия) составында FISU ның тикшерү визиты оештырыла.
Казан Кремлендәге очрашуда Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тикшерү белән килгән делегациягә соңгы вакытта Универсиада объектларында башкарылган эшләр күрсәтеләчәк. Футбол стадионыннан тыш, барлык объектларда кызу эш кайный.
“Безнең Универсиада хакындагы хыялыбыз тормышка ашачагына бернинди шик тә юк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы соңгы вакытта Казанда 11 спорт объекты файдалануга тапшырылды, дип билгеләп үтте. Аларда балалар, студентлар, шәһәрдә яшәүчеләр шөгыльләнә. Быел барлыгы 16 спорт объектын файдалануга тапшыру күздә тотыла, май ахырына 8 объект әзер булачак.
“Яңа уку елына без Универсиада авылының беренче чиратын сафка бастырырга ниятлибез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президентының сүзләренә караганда, Универсиада авылының беренче комплексы Казанда оештырылган федераль университетта, икенчесе исә Казанда төзелүче яңа физкультура академиясендә эшләячәк.
Республика башлыгы фикеренчә, Казанның транспорт инфраструктурасын яңарту җәһәтеннән алда җитди эшләр тора. Казан юлларын ремонтлау һәм реконструкция эшләренә быел Татарстан 10 миллиард сум акча алды.
ТР Президенты FISU делегациясенә алда торган Уеннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча системалы эш җайга салынуы хакында мәгълүмат бирде. Россиянең көч структуралары Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпиадада иминлекне тәэмин итү буенча комплекслы эш алып бара.
“Тулаем алганда, бездә билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда бернинди икеләнү хисе дә юк. Без Казанга, республикабызга һәм илебезгә күрсәтелгән ышанычны аклаячакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Бирегә янә килүебезгә шатбыз. Без Казандагы Универсиада проектына ярдәм күрсәтү өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - дип белдерде очрашуда Ставрос Дувис. FISU ның техник комиссия рәисе Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифасына керешүе белән котлады.
Казан Кремлендәге очрашу төгәлләнгәч Казан мэры Илсур Метшин журналистларга Универсиада кысаларындагы яңа проект хакында сөйләде. Җәйге Уеннар барышында Марат Гельман җитәкчелегендәге Россия галереячеләре Казанда Америка, Ауропа, Россия һәм БДБ илләре мәдәни мирасы күргәзмәсен оештырырга ниятли. Классик һәм бүгенге көн сәнгате шедеврлары бер урында тупланачак.
Мэр фикеренчә, әлеге проект Универсиада кунакларына да, казанлыларга да кызыклы булачак, чөнки Татарстан башкаласында мондый киң колачлы күргәзмәнең оештырылганы юк иде әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot