news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Уку йортларында наркотиклар куллануга тест үткәрүне дәвам итәргә кирәк"

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР идарәсендә 2009 елга нәтиҗә ясадылар

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Еникиев). Бүген Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә ведомствоның 2009 елгы эш нәтиҗәләре буенча коллегиясе узды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин докладында: “Соңгы елларда беренче тапкыр республикада наркотикларга бәйле кешеләр саны арту күзәтелмәде”, - дип билгеләп үтте. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча наркология учреждениеләрендә 9302 кеше “наркомания” диагнозы белән исәптә тора. Беренче тапкыр авыручылар (661дән 333кә кадәр) һәм наркотиклар белән агуланып үлүчеләр буенча күрсәткечләр дә 2 тапкыр кимегән (286дан 157гә кадәр).
ТР шәһәрләре һәм районнарында элеккечә нарковәзгыять катлаулы: Чаллы (526), Бөгелмә (514), Әлмәт (365), Яшел Үзән (348) һәм Казанда (290), аларда 100 мең кешегә 247 “наркомания” диагнозы куелган авыру туры килә, бу республикадагы уртача күрсәткечтән дә артык.
“Республикадагы нарковәзгыятькә йогынты ясаучы факторларның берсе безнең территориягә Әфганстан героины үтеп керү”, - дип билгеләп үтте Илгиз Миңнуллин. Узган ел бөтен эчке эшләр органнары тарафыннан законсыз әйләнештән 79 килограмм марихуана, 52 килограмм героин һәм 1,6 килограммнан артык синтетик наркотик алынган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле барлыгы 5678 җинаять ачыкланган, 4117се аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә.
Илгиз Миңнуллин сүзләренчә, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең оператив-хезмәт эшчәнлегендә төп көчләре оештырылган җинаятьләр төркемнәре тарафыннан таратылучы наркотикларны эре партиясен тоткарлауга тотыла, шундый 15 эш судка барып җиткән.
Әмма, ТР Прокуроры Кафил Әмиров фикеренчә, “статистика нәтиҗәләре чынбарлыкны түгел, ә барыннан да элек хокук саклау органнарының эшен күрсәтә”. Белгечләр бәяләвенчә, безнең республикада наркотиклар кулланучыларның саны рәсми мәгълүматлардан 8–10 тапкыр артык дип белдерде ул үз чыгышында. “Республикада наркотикларның законсыз әйләнеше факты ачыкланмаган бер генә район да калмады. Бер сүз белән әйткәндә, наркомания республиканы эләктереп ала”, - дип ассызыклады К.Әмиров.
Коллегиядә Республика комплекслы программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара план кысаларында наркоманиядән кисәтү мәсьәләсе каралды. “Быел планлаштырылган 70 миллион сумның бары тик 12 миллионы гына бүлеп бирелде, аның 10 миллион сумы мәктәпләрдә, ссуз һәм вузларда тест үткәрүгә сарыф ителде. 2009 елда 100200дән артык укучы тест үтте, наркотик куллануның 72 факты ачыкланды”, - дип белдерде Илгиз Миңнуллин.
Моның белән бәйле рәвештә, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: “Халыкны наркотизациядән кисәтү мәсьәләсен хәл итүдә хокук саклау ведомстволарыннан тыш, дәүләт, муниципаль һәм җәмгыяви структуралар да зур роль уйнарга тиеш. Берничә ел элек уку йортларында наркотик куллану һәм кулланмауга тест үткәрү турында сөйли башлагач, каршы булучылар табылды. Әмма тәҗрибә бу эшне дәвам итәргә һәм сыйфатлы башкарырга кирәклеген күрсәтте. 10 миллион сум җитәрлек сумма булмавы белән килешәм. Бу ул кадәр зур акча түгел, чөнки иртәгә калдырырга ярамый торган әйберләр бар. Ә иң мөһиме, бу тестларның нәтиҗәләре хакында хокук саклау органнары гына түгел, ә укыту учреждение җитәкчеләре дә белергә тиеш. Яшьләрне наркотиклардан саклау безнең уртак бурыч”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100