news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Транспорт юлы кырыенда калдырылган машиналар көн дә меңәрләп тотылачак”

“Тимер ат”ын калдырган автомобиль йөртүчеләрне кисәтүгә 20 октябрьдән нокта куелып, штраф салына башлаячак, дип вәгъдәли баш автоинспекторы

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның зур шәһәрләре, аеруча Казан транспорт “бөке”ләреннән буыла, җәмәгать транспортын ул бәладән коткару максатында транспорт юлларына автобуслар өчен махсус билгеләр ясалса да, шәхси автотранспорт аларны били, нәтиҗәдә, юлларның транспорт үткәрү үзлеге күпкә кими. Моннан тыш, шәхси транспортны юл кырыенда туктатып китеп бару галәмәтенә карата чаралар кулланылса да, нәтиҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Быел августтан шушы төр хилафлыклар буенча 3 меңнән артык постановление җибәрелде, юлларда башка транспортка үтеп китү өчен комачаулаган һәм транспорт юлы читендә “тимер ат”ын калдырган автомобиль йөртүчеләрне кисәтүгә 20 октябрьдән нокта куелып, инде 300әр сум штраф салына башлаячак.

Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышында Республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов шулай дип игълан итте. Аның шәрехләвенчә, видеофиксация системасы эшли, берничә көннән аның ярдәмендә транспорт юлы кырыенда калдырылган машиналар 1 көндә генә дә 3әр меңләп “эләктереләчәк”, бу рульдә йөрүчеләрне алдан кисәтү дип кабул ителсен, диде Татарстанның баш автоинспекторы.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot