news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Транспорт белән шәһәргә, шәһәр үзәгенә керүдә ниндидер чикләүләр кертелсен”

Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясендә чыгыш ясап, ТР Премьер-министры шундый тәкъдим белән чыкты

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында барган Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясендә Дума рәисе – Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, узган елгы эшчәнлеге буенча хисабында шәһәр транспорт инфраструктурасы проблемаларына кагылды.

Казан урамнарында елына 40 меңләп автотранспорт өстәлү һәм һәр көн саен 280 меңнән күбрәк автомобиль транспорты булу юлларда “бөке”ләр күплегенә китерә, бу аеруча шәһәр үзәгенә китерә торган юлларга хас, дип, шәһәр башлыгы башкала юллары 1 мең кешегә уртача 100 автомобиль хисабыннан төзелгәнен, хәзер исә 1 мең кешегә 240 авто туры килүен, ә инде 2013 елга барлыгы 400 меңнән күбрәк машина булачагын һәм, вазгыятьне тамырдан үзгәртү өчен, чара күрергә кирәклеген искәртте. Мэр, моның өчен булган юлларны реконструкцияләү, җәмгысе 65 чакрым яңа юл салу, берничә катлы 15 юл аермасы, җәяүлеләр өчен 16 кичү төзү планлаштырыла, дисә дә, сессиядә катнашып чыгыш ясаган ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, быелга 10 млрд. сумлык бюджет кредиты алабыз һәм бер өлешен декабрьдә алдык инде, аны шәһәр үзәгендәге төп объектларга тотыйк, чөнки шәһәр транспортка тончыга, машиналар шәһәрдә өстенлек алды, ә юл кичүләре, юл аермалары салып кына да хәлне әллә ни үзгәртеп булмаячак, дип басым ясап әйтте. “Транспорт белән шәһәргә, шәһәр үзәгенә керүдә ниндидер чикләүләр кертелсен, уйлашыгыз, юл читендә туктап торган автотранспортны бөтенләй алдыртырга кирәк, шул вакытта юлларның транспорт үткәреп җибәрү үзлеге сизелерлек артачак. Шәһәр хакимиятенә транспорт инфраструктурасын җайга салу мәсьәләсен хәл итү бурычы куела. Чит ил тәҗрибәсен өйрәнегез, әйтик, Сингапурныкын”, - дип киңәш итте Премьер-министр.

“Башкалабыз уңышлары белән без горурланабыз: Казан Россиянең 3 нче башкаласы булса, спорт буенча – 1 нче башкала ул! Шушы шәһәрдә яшәгәнгә, аның проблемалары беребезгә дә чит түгел. Ә 2010 ел да катлаулы булачак, димәк, тырышып эшләргә кирәк”, - дип өндәде республика Хөкүмәте башлыгы.

Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясендә тагын ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot