news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов:“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгына төрлечә ярдәм итәргә әзербез"

Бүген “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының ел йомгакларына багышланган беренче гомуми җыелышы узды

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Республикада төзелеш куәте буенча дефицит юк. Үзебезнең төзелеш компанияләренең планлы һәм планнан тыш объектларны төзергә мөмкинлекләре җитәрлек”. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бу фикерен бүген “ ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының ел йомгакларына багышланган беренче гомуми җыелышында яңгыратты.
“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы бүген Татарстанда төзелеш өлкәсендә үз-үзен көйләүче эре оешма. Ул 2009 елның җәендә Россиядә беренчеләрдән булып теркәлү узган иде. Бүген анда республиканың төзелеш өлкәсендә эшләүче 877 эре, урта һәм кече компаниясе әгъза булып тора. Алар төзелеш эшләренә рөхсәт биргән таныклыклар алуга ирешкән. “Төзелеш өлкәсендә сезнең эшне оештыру буенча бу берләшү бик уңышлы форма. Бүген сезнең сафларда 877 компания, 100 меңгә якын кеше санала. Алдагы елларда бу саннар ике тапкырга артырга мөмкин”, - дип саный ТР Хөкүмәте башлыгы. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2008 елда РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында яңа закон чыгу белән республикада үз-үзен көйләүче бу структураны булдыру кирәкле гамәл булган. “Аның җитәкчесе итеп Рим Халитовны билгеләп тә ялгышмадык. Ул озак еллар төзелеш өлкәсендә эшләгән кеше, талантлы оештыручы”, - ди Премьер-министр. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төзелеш компанияләрен берләштерүче “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы декларатив орган булып кына калмаячак. Оештыру эшләре тәмамлануга ул, төзелеш өлкәсенә кадрлар әзерләү, белем күтәрү буенча дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. “Төзелеш - республика икътисадының мөһим тармагы. Югары һөнәри әзерлекле төзүчеләр булмаганда, үсеш перспективалары турында күзаллап булмаячак. Читтән төзүчеләрне эшкә чакыру буенча да тәҗрибәбез бар. Шулай да төзелешнең нигезен үзебезнең кадрлар тәшкил итәргә тиеш”, дип саный Хөкүмәт башлыгы. Премьер бүген Татарстанда колачлы төзелеш эшләренә республика төзелеш компанияләренең җәлеп ителүен ассызыклап узды. “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыру тулысынча диярлек безнең төзүчеләр ярдәмендә алып барыла. “Аларның һөнәри осталыгына шик юк. Үзебезнең төзелеш комплексы булмаса Универсиада объектлары, “ТАНЕКО” белән бәйле бурычларны үти алмас идек”, ди Рөстәм Миңнеханов. Эре төзелешләргә эре оешмалар күпләп җәлеп ителсә, төзелеш өлкәсендәге кече һәм урта оешмалары күбрәк капиталь ремонтка җәлеп ителә. Үз-үзен көйләүче оешма әгъзалары булган бу компанияләрнең җиһазланышы, һөнәри осталыгы алгы планга чыга. “Үзебезнең төзелеш предприятиеләрен эшкә арадашчылардан башка гына җәлеп итү үз-үзен көйләүче оешма бурычы”. Ә Хөкүмәт аңа һәр яктан ярдәм итәргә әзер, -дип белдерде Премьер-министр.
“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы Татарстанда төзелеш оешмаларын берләштерүче үз-үзен көйләүче төп оешма. “Илдәге башка үз-үзен көйләүче оешмаларының бездә филиаллары булуга да каршы килмибез. Әмма аларга караш барыбер башка төрле булачак. Чөнки “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы республиканыкы булганга, андагы оешмаларны якыннан беләбез, аларга контроль дә, ышаныч та нык, ныклы тикшерү дә уздырылган була”, -ди Рөстәм Миңнеханов.
“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы президенты Рим Халитов үз чыгышында оешманың штаты 34 кешегә расланса да, эшләү өчен уңайлыклар булмау сәбәпле, бүген 20 кешенең генә эшләвен искәртеп узган иде. Аның белдерүенчә, штатны тутыру өчен оешмага бина кирәк. Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең ярдәм итәргә әзер булуын белдереп, “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгына бина өчен уңайлы урыннан мәйдан билгеләнүен хәбәр итте.
Хөкүмәт башлыгы ассызыклап узганча, төзелеш өлкәсендә үз-үзен көйләүче бу оешма кыска гына вакыт эчендә үзенең кирәклеген раслаган. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә республикада төзелеш индустриясендә эшләүче башка предприятиеләрне дә берләштерүче үз-үзен көйләүче оешма кирәк дип саный. “Безнең проектлаучы конторалар, бизнес картельләр төзүчеләр белән бергә үз-үзен көйләүче оешмаларга керделәр. Әмма күп санлы кирпеч заводлары, тимер-бетон коючы заводлар бернинди оешмага да кермәгән, аларга контроль дә түбән. Безнең теләк аларны да үз-үзен көйләүче оешмага берләштерү. Бу эшне оештыру төзүчеләрнекеннән беркадәр үзенчәлекле булуы белән аерылып торачак”, -ди Рим Халитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot