news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов ТР Икътисади советы утырышында якындагы елларга өстенлекле мәсьәләләрне билгеләде

ТР МК каршындагы Икътисади совет утырышында муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

(Теләче, 15 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында муниципаль дәрәҗәдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Теләче районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Искәртеп узабыз, моңа кадәр ул “Теләче” сәнәгать паркында 4 яңа производство ачылышында катнашты.

Икътисади совет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне, көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова, башка федераль структуралар, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль районнары, сәнәгать парклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

“Безнең муниципаль берәмлекләр территориясендә зур потенциал бар. Бу модага иярү генә түгел, ә күпсанлы актив кешеләрне бизнеска җәлеп итү мөмкинлеге. Шулай итеп, бүген, кызганычка каршы, үз бюджетларын тулыландыру өчен өстәмә мөмкинлекләре булмаган районнарда тармаклар һәм кластерлар формалаша, анда төп рольне эшмәкәрләр уйный”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, республикада тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 34 процентка кадәр арттыру бурычы куелган булуын искәртте. “Кызганычка каршы, әлегә без 25,5 процентта тукталдык, җитди инфраструктура, системалы карарлардан башка бу мәсьәлә хәл ителмәячәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлектә сәнәгать предприятиеләре өлеше 16 процент кына тәшкил итә. Нигездә, кече һәм урта бизнес сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Аның фикеренә караганда, республиканың потенциаль мөмкинлекләре кече һәм урта эшмәкәрлек сегментында сәнәгать предприятиеләре өлешен ике тапкыр арттыру мөмкинлеге бирә.

ТР икътисад министры Артем Здунов үз докладында билгеләп узганча, бүген Татарстанда 17 муниципаль районда һәм бер шәһәр округында 22 сәнәгать паркы эшли. Резидентларның гомуми саны – 110. Алар 1,5 меңнән артык эш урыны булдырган, 2013 елда предприятиеләрнең гомум табышы 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, җитештерелгән продукциянең 90 проценты 4 мәйданчыкка туры килә, барыннан да элек алар – “Алабуга” МИЗ һәм “Мастер” КИП.

Хәзер 20 сәнәгать паркы әзер булу алдында. Алар 18 районда урнашкан һәм төрле дәрәҗәдәге әзерлек стадиясендә. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, якындагы 2-3 елда республика һәм муниципаль хакимиятнең өстенлеге ТРның бөтен районнарында һәм шәһәрләрендә эшмәкәрлек өлкәсен активлаштыру мәсьәләсе булырга тиеш. ТР Хөкүмәт йортында атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсендә бу мәсьәлә буенча фикер алышу планлаштырыла.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100