news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы эшчәнлеген яхшы дип бәяләде
Хөкүмәт башлыгы, Министр урынбасары И.Майдановка мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов 2013 елда Казанда булачак Универсиадага әзерлек буенча федераль үзәктән, Россия Табигать ресурслары министрлыгыннан ярдәмгә өмет баглыйбыз, диде
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган коллегиядә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уртак хезмәттәшлекне хуплап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына муниципаль берәмлекләр белән эшне тагын да көчәйтергә, кирәк чакта киңәш биреп, кулга-кул тотынып эшләргә чакырды. Аның сүзләренчә, норматив базада үзгәрешләр булса, экологик тормыш сизелерлек үзгәрәчәк. Алга таба су чистарту корылмаларын тиешле тәртипкә китерү таләп ителә, чүп эшкәртү исә бизнеска әйләнергә тиеш. Ләкин һаман да сәнәгать калдыклары күз уңыннан читтә кала килә, дөрес, каты көнкүреш калдыклары белән мәсьәлә шактый ук чишелде, дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. Министр урынбасары И.Майдановка мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов 2013 елда Казанда булачак Универсиадага әзерлек буенча федераль үзәктән, Россия Табигать ресурслары министрлыгыннан ярдәмгә өмет баглыйбыз, диде.
Җыеп кына әйткәндә, ТР Премьер-министры Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эшчәнлеген яхшы дип бәяләде.
Җыеп кына әйткәндә, ТР Премьер-министры Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эшчәнлеген яхшы дип бәяләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2