Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: “ТР белән Әзербәйҗан арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне саклап, аларны уңышлы яңа проектлар, файдалы элемтәләр белән баетырга кирәк”
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әзербәйҗан белән Татарстан арасында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә җайга салынырга тиеш
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Әзербәйҗан Республикасы белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр Әзербәйҗанның ил төбәкләре, шул исәптән Татарстан белән, алга таба хезмәттәшлеге исәбенә ныгыячак кына. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербәйҗан Милли Мәҗлесе рәисе Октай Асадов белән очрашуда шулай дип белдерде.
Баку шәһәрендә Милли Мәҗлес бинасында узган очрашуда РФ Әзербәйҗандагы илчесе Владимир Дорохин, ТР Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Наил Зарипов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан башлыгы Әзербәйҗан җитәкчелегенә республика делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнехановның бу- Бакуга икенче сәфәре. Ул биредәге уңай үзгәрешләргә соклануын җиткерде. Президент, аерым алганда, зур күләмле төзелешләрне, яңа объектлар калкуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Милли Мәҗлестәге очрашу алдыннан Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашуы хакында җиткерде. Аның сүзләренә караганда, ике республика җитәкчесе очрашуында Әзербәйҗанның алга таба социаль-икътисади үсеше, Россия һәм аның төбәкләре белән икътисадның төрле тармакларында хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелгән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әзербәйҗан белән Татарстан арасында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә җайга салынырга тиеш. Татарстанның бу өлкәдә зур тәҗрибәсе бар, республикада нефть, газ, химия комплексын үстерү буенча инде өченче программа уңышлы гамәлгә ашырыла, Түбән Камада эре нефть эшкәртү комплексы төзелә. Татарстан башлыгы республиканың бу өлкәдә тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдерә.
Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиевның Россиягә сәфәре әзерләнә. Сәфәр программасын килештерүдә РФ Әзербәйҗандагы илчелегенә зур роль бирелгән.
Милли Мәҗлес рәисе Октай Асадов белән очрашуда Татарстан башлыгы Әзербәйҗанда татар шагыйре Габлулла Тукай иҗатына булган җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Әзербәйҗан һәм Татарстан Республикалары арасында делегацияләр алмашу ике арадагы дустанә, эшлекле, мәдәни багланышларны ныгытачак, дип саный. Ул Октай Асадовны республика икътисады, эре сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен Татарстанга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанга,үз чиратында, туризмны үстерү, архитектура һәйкәлләрен, иске Бакуның йөзен саклау буенча Әзербәйҗан тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Бу 2013 елгы Универсиадага әзерлек чорында аеруча актуаль.
Әзербәйҗан белән Россиянең бер төбәге булган Татарстан арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә ике республиканың беренче Президентлары Гейдар Алиев белән Минтимер Шәймиев идарә иткән чорда нигез салынган иде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзер шушы мөнәсәбәтләрне саклап, аларны яңа уңышлы проектлар, ике як өчен файдалы элемтәләр белән баетырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз