Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов торак төзелеше программалары турында Россия төзелеш министры белән сөйләште
Эшлекле очрашуда Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты.
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу барышында торак төзелеше, күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү, уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру өлкәсендә федераль финанслау катнаша торган программаларны Татарстанда гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Эшлекле очрашуда Татарстан төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман да катнашты.
Татарстанда төзелеш өлкәсендә барысы 38 программа гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз