news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Террорчылык, экстремизмның теләсә нинди күренешләренә чик кую мәсьәләләре аеруча зур игътибар сорый”

Президент ассызыклаганча, экстремистик оешмалар эшчәнлегенә катгый рәвештә киртә кую зарур

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда Татарстан Республикасында экстремистик юнәлештәге 52 һәм террорчылык белән бәйле 32 җинаять ачыкланган. Хокук саклау органнары аларның 48енең эзенә төшкән, 53 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, 41 гаепләү хөкеме чыгарылган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору юнәлешендәге эшчәнлек нәтиҗәләре әнә шундый.

2014 нче елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия эчке эшләр министры урынбасары – РФ ЭЭМ Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республиканың барлык хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов министрлык эшчәнлеген бәяләү чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген республикада вәзгыять тотрыклы, моңа ирешү өчен күләмле эш башкарылган. “Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү киләчәктә дә өстенлекле бурыч булып калачак. Террорчылык, экстремизмның теләсә нинди күренешләренә, дини, социаль, милли нәфрәтне пропагандалауга чик кую мәсьәләләре аеруча зур игътибар сорый”, - дип ассызыклады Президент.

Республика җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 нче елга кадәр Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору стратегиясе кабул ителгәнен шәрехләп үтте. Аны республикада гамәлгә ашыру өчен, ведомствоара координацияне җайга салырга кирәк, дип күрсәтмә бирде Р. Миңнеханов. “Мин моны әһәмиятле эш дип саныйм. Экстремистик оешмалар эшчәнлегенә катгый рәвештә киртә куярга, теләсә нинди экстремистик күренешләргә оператив төстә реакция күрсәтү зарур. Эзлеклелек һәм тәвәккәллек белән эш итәргә кирәк”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, террорчылыкка каршы тору буенча да чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам иттерү зарур. Президент 2013 нче елда Татарстанның берничә районында чиркәүләргә ут төртү, “Түбән Кама нефтехим” предприятиесе объектларына кулдан ясалган снарядлар җибәрү җинаятьләрендә кулы уйнаган затларның оператив рәвештә тоткарланганын искәртеп узды. Ул шәрехләп үткәнчә, әлеге вакыйгаларга катнашы булган радикаль ислам тарафдарлары булган “Чистопольский джамаат”  җинатьчел төркем эшчәнлегенә чик куелган.

Былтыр Татарстанда Россиядә эшчәнлеге тыелган “Хизб ут-Таһрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегенә ныклы киртә куелган. Аның әгъзалары  дәүләтнең конституцион корылышын үзгәртүгә, хакимияткә каршы актив гамәлләргә ачыктан-ачык өнди, халык арасында радикаль карашларны алга сөрә. 2014 нче елда ТР буенча ЭЭМ ның Экстремизмга каршы тору буенча үзәге хезмәткәрләре, Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, әлеге оешманың Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Апас, Чистай, Азнакай, Нурлат, Тәтеш районнарындагы бүлекчәләрен юкка чыгарган. 13 җинаять буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Февраль аенда ТР Югары Суды “Биектау” тимер юл станциясендә теракт әзерләгән Йосыпов-Ситдыйков төркеменең 5 вәкилен җәзага тарткан. Алар барысы да “Әт-тәкъфир вәл-хиҗрә” тыелган экстремистик берләшмәсе тарафдарлары булган.

Көзен министрлыкның Экстремизмга каршы тору буенча үзәге хезмәткәрләре, республиканың башка хокук саклау органнары белән берлектә, 2014 нче елның июленнән октябренә кадәр Сүриядә законсыз коралланган төркемнәр составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, аларда күнекмәләр алган 52 яшьлек татарстанлыны бер фатирда кулга алган. ТР буенча ЭЭМ материаллары буенча 3 Интернет-ресурс юкка чыгарылган, материалларның экстремистик рухта дип танылуы турында 2 суд карары, 134 прокурор кисәтүе чыгарылган. Экстремизм юнәлеше буенча 43 кеше һәм 2 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot