news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов:“Текстиль, мода - Казан” күргәзмә-ярминкәсе - Идел буендагы мөһим чара”
“Бүгенге көндә җиңел сәнәгать предприятиеләре алдында базарда үз позицияләрен генә саклап калу гына түгел, республика кооперациясен үстереп һәм дәүләт заказын файдаланып, товарны урнаштыру бурычы тора”, - диелә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның сәл
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең Бизнес үзәгендә “Россия Федерациясе базарын үз товар җитештерүчеләребез товарлары белән тәэмин итү һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә эшче урыннарын булдыруда дәүләт ярдәме турында” дип аталган бизнес форум башланды. Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге һәм “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте оештырды.
Форум агымдагы елның 2-6 март көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә оештырылган “Язгы мода һәм стиль атналыгы” дип аталган җиңел һәм текстиль сәнәгате товарларының унсигезенче күргәзмә-ярминкәсе уңаеннан уздырыла. Җыенда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФ төбәкләре һәм тармак берлекләре, ассоциацияләр, әйдәп баручы фәнни оешмалар вәкилләре, республика предприятиеләре җитәкчеләре, Россиянең эшлекле даирәләре катнаша.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен җиткерде.
“Кадерле дуслар! ТР Хөкүмәте исеменнән сезне Татарстан башкаласы Казанда сәламләргә рөхсәт итегез. “Текстиль, мода - Казан” күргәзмә-ярминкәсе Россия текстиль һәм мода атналыгы гомуммилли проектының бер өлеше булып тора. Ул үз илебезнең җиңел сәнәгать һәм текстиль товарлары базарын һәм төзүгә юнәлдерелгән. Һәм 8 ел дәвамында Идел буендагы мөһим чараларның берсе булып тора”, - диелә сәламләүдә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге Бизнес форумга чыгарылган Россия Федерациясе базарын үз товар җитештерүчеләребез товарлары белән тәэмин итү һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә эшче урыннарын булдыруда дәүләт ярдәменә кагылышлы мәсьәлә дөньякүләм глобаль финанс кризисы шартларында көн үзәгендә тора. “Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген форумда катнашучыларның составы күрсәтә. Бүгенге көндә җиңел сәнәгать предприятиеләре алдында базарда үз позицияләрен генә саклап калу гына түгел, республика кооперациясен үстереп һәм дәүләт заказын файдаланып, товарны урнаштыру бурычы тора. Предприятиеләрдә кризиска каршы программалар эшләү, энергияне сакчыл файдалану, дөньякүләм технологияләрне куллану, сатып алучыларны бәясе һәм сыйфаты ягыннан кызыктырырлык товар җитештерү җитәкчеләр эшендә төп юнәлешләр булырга тиеш. Мин бүген сез абруйлы состав белән, бөтен көчне туплап, җиңел сәнәгатьнең динамик үсеше өчен озакка вакытка исәпләнгән чараларны билгеләрсез уйлыйм”, - дип, ТР Премьер-министр форум эшендә катнашучыларга уңышлар теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot