news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Тех Тур Татарстанның бай инновацияле потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирә”

ТР Премьер-министры бу фикерен бүген Икенче Тех Тур делегатларын сәламләү чыгышында җиткерде

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу көннәрдә Россиядә Икенче Тех Тур уза. Аны бу юлы илнең 3 шәһәре – Мәскәү, Казан һәм Томски кабул итә. Бүгенге программа тулысынча Татарстан башкаласы белән бәйләнгән. Бүген Казан Ратушасында делегат-инвесторларга республиканың нефть химиясе, машина төзелеше һәм медицина техникасы өлкәсендә эшләүче 9 компаниясе үзләренең югары технологияле проектларын тәкъдим итә. Тех Турның Казан өлешен ачу тантанасында Тех Турның Ауропа Ассоциациясе президенты Свен Лингьярд, Икенче Россия Тех Туры президенты Константин Фокин, Икенче Тех Турның Күзәтүчеләр советы әгъзалары - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Инвестиция- венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Казанны быелгы Тех Тур программасына очраклы гына кертелмәде, дип саный. Делегатларны сәламләү чыгышында ул югары технологияләр стратегияләр гамәлгә ашыручы Татарстанның илдә инновация үзәкләренең берсе булуына басым ясады. Аның билгеләп узуынча, республикада инновацияле инфраструктураның система формалаштыручы элементлары булдырылган. Технопарклар челтәре, бизнес-инкубаторлар, индустриаль парк, технополис – әнә шулардан гыйбарәт. “Идея” технопаркы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Алабуга махсус икътисади зонасы чын мәгънәсендә инновацион продукция эшләү һәм кулланышка кертү үзәкләренә әйләнде, дип белдерде премьер. “Безнең бу өлкәдә тупланган уникаль тәҗрибә илнең башка төбәкләрендә дә актив файдаланыла. Хәзер Татарстан үз алдына тагын да зуррак - Россиядә IT-индустрияне үстерү буенча лидер булу бурычын куя. Моның өчен байтак эшләр башкарылды”, -дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. 20 октябрьдә республикада IT-парк ишекләрен ачачак. Хөкүмәт башлыгы аның республикада югары технологияләрнең төп үзәгенә әйләнәчәген ышандырды. Аның фикеренчә, шул рәвешле белемнәр икътисадына таба зур адым ясалачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда перспектив инновацияле проектларны барлау һәм аларга ярдәм итүдә конкурс һәм бәйгеләрнең роленә аерым тукталды. Инновацияле эшчәнлекне стимуллаштыру һәм яңа технологияләр кертү буенча Татарстанда 2005 елдан бирле “ТР өчен иң яхшы 50 инновацияле идея” конкурсы уздырыла. Инде 5 ел Казан Венчур ярминкәсе үткәрелә. “Венчур ярминкәсе мондый чараларга инвесторлар, кече һәм урта югары технологияле бизнес компанияләре тарафыннан зур кызыксыну булуын тагын бер кат исбатлады”, - дип ассызыклады ул.

Казанда узучы Технологик Турга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов аның инвесторларга Татарстандагы уникаль инновацияле проектларны тәкъдим итү өчен зур мөмкинлек булуына басым ясады. “Ул республиканың бай инновацияле һәм икътисади потенциалын күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Тех Тур озак вакытлы һәм файдалы хезмәттәшлеккә башлангыч бирер”, - дигән өметтә калды ТР Хөкүмәте башлыгы.

Россия Тех Турына илнең технологик компанияләренә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итүче платформа буларак зур өметләр баглана. Россиядә Беренче Тех Тур моннан 5 ел элек Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган иде. Ул вакытта анда катнашкан 45 делегат-инвесторга илнең югары технологияле 20 проекты тәкъдим ителде.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100