news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Россия фәннәр академиясе Россия төбәкләрендә Р-ОДФО термопластик өлешчә кристаллашучы полиимид һәм башка полиимидлар производствосын оештырырга тели.

Р.Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия фәннәр академиясе Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, Р-ОДФО термопластик өлешчә кристаллашучы полиимид һәм башка полиимидлар производствосын оештырырга тели. Әлеге аеруча тотрыклы полимер автокомпонентлар, сыгылмалы дисплейлар, кояш батареялары, электрон кәгазьләр, сенсорлар җитештерүдә кулланыла. Бу хакта Россия фәннәр академиясенең Югары молекуляр кушылмалар институты директоры Сергей Люлин презентациясеннән билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов проектны Татарстан өчен перспектив дип атады һәм тиешле программа кабул итәргә тәкъдим итте.

Теләче районында сыекландырылган газ җитештерүче "ТопГаз" заводы проектын «ВОСТЕК» ҖЧҖ генераль директоры Андей Кулаков (Мәскәү) тәкъдим итте. Елына 48 мең тонна күләмендә газ җитештерү һәм заводны 2020 елның 1 нче кварталында ачу көтелә. Әлеге продукция күләме 1,5-2 мең автомобильне газ белән тәэмин итәргә җитәчәк.

Беренче чиратта проектны шәһәр коммуналь техникасында һәм авыл хуҗалыгы техникасында куллануны максат итәргә кирәк, дип киңәш итте Рөстәм Миңнеханов.

"Казаноргсинтез"дагы этилен производствосында һәм булачак "Түбән Кама нефть химиясе" этилен комплексында углеводородларны күкерт белән чистарту өлкәсендә импортны алыштыру технологияләрен сафка кертүне "АхмадуллинS. Наука и технологии" фәнни-техник үзәк директоры Әлфия Әхмәдуллина тәкъдим итте. Әлеге проект Татнефтьнең Әшәлче ятмасында гамәлдә инде.

Суның яшелләнүенә каршы кулланыла торган Lake Guard микрокапсулалары турында Blue Green Water Technologies LTD Израиль компаниясе директоры Эяль Харел сөйләде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot