Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: “Татмедиа”га үзенең системасына керми торган ММЧна игътибар итәргә кирәк”
Ул Республика матбугат һәм массакүләм коммункацияләр агентлыгына РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән элемтәләрне ныгытырга киңәш итте
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Министрлар Кабинетында уздырылган Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов санлы (цифрлы) телевидение мәсьәләсендә борчылу белдерде. “Аннан кулланучылар ни рәвешле файдалана, мәгълүматлы була алыр, моннан тыш, иярченле телевидение мөмкинлекләренә республиканың “ТНВ” каналы ничек тоташтырылыр. Бу мәсьәләләрдә эш башланган, әмма аны гамәлгә ашыру өчен хәл итәсе сораулар да бар. Дөрес, кайчак бюджетка сыешып та бетмибез, ләкин аннары, вазгыятьне төзәтү өчен, күп тапкырга артыграк чыгымнар чыгарырга туры килә”, - диде ул.
Р.Миңнеханов фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чараларының роле һәм әһәмияте турында сүз алып баруның зарурлыгы юк, чөнки хакимият белән халыкны турыдан-туры ММЧ бәйли, мәгълүмат биреп кенә калмый, кире реакция, ягъни халык, җәмәгатьчелек фикерен дә җиткерә һәм хакимият, республика Хөкүмәте моңа ачык. “Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә үзенең системасына керми торган массакүләм мәгълүмат чараларына игътибар итәргә кирәк, моның өчен грантлар, башка формалар куллану зарур. Тармакны модернизацияләү, яңа технологияләр кертү, кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү кебек мәсьәләләрнең барысын да бюджет кына хәл итеп бетерә алмый, “Татмедиа”ның үз капиталы булырга тиеш, финанс кризислы 2009 елдан проблемаларны төяп 2010 елга керүебезне исәпкә алганда, бу бигрәк тә актуаль”, - диде Хөкүмәт башлыгы.
Басма матбугат, аеруча муниципаль дәрәҗәдәге басмалар нәтиҗәлерәк булырга, оптимальләштерүгә карамастан, ул муниципалитетлар белән тыгыз эшләргә тиеш, агентлык исә матбугатка яздыруда югалтулар күрмәскә һәм моның өчен төрле чаралар оештырырга тиеш, 2010 елда муниципаль органнарга сайлаулар буласы көтелгәндә бу аеруча мөһим, дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, һәр муниципаль районның сайлау буенча үз программасы булырга тиеш, массакүләм мәгълүмат чаралары исә, үз чиратларында, активлык күрсәтергә тиеш. “Җыеп кына әйткәндә, матбугатны бастыру гына аз, аны тарату проблемасын да хәл итү сорала, агентлык үзенең мөнәсәбәтен бу мәсьәләдә яңадан карап чыгарга бурычлы. Электрон китапханә системасын җәелдерергә, әмма ул басма китапка, китап фондына зыян салырлык булмаска тиеш, үкенечкә, эшләп бетерелмәгән нәрсләр бу яктан әле күзәтелә”, - дип, Р.Миңнеханов, объектив тискәре мәсьәләләрне матбугатта чагылдырырга чакырды. Республика матбугат һәм массакүләм коммункацияләр агентлыгына исә федераль министрлык – РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән элемтәләрне ныгытырга киңәш итте. Быелга төп максат итеп Премьер-министр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы һәм муниципаль сайлаулар темаларын киңрәк яктыртуны күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз