Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Татарстанның мөмкинлекләрен Көнъяк Кореяда тәкъдим итә
Иртәгә Сеулда Корея-Татарстан эшлекле форумы узар дип ниятләнә
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Сәфәр ике көнгә сузылачак, дип хәбәр итә Татарстан лидеры порталы.
Бүген Татарстан Президентының эш программасында Lotte Group компаниясе тәкъдим итүе, Lotte World күңел ачу паркын һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек бинасын карау, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) компаниясе күргәзмә залы һәм Чхонгечхон елгасы яр буйларын карау планлаштырылган.
Иртәгә, 20 июньдә, Рөстәм Миңнеханов сәфәренең эшлекле өлеше Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон әфәнде белән очрашудан башланачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты SK GROUP (нефть химиясе, энергетика, телекоммуникацияләр), Hyosung GROUP (химия сәнәгате, сәнәгать җайланмалары, мәгълүмат технологияләре, сәүдә һәм төзелеш), LS Group (электр һәм электрон җайланмалар, машина төзелеше, электр коммуникацияләре) компанияләре җитәкчеләре белән очрашыр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов SamsungElectronics президенты Парк Санг Джин әфәнде белән очрашырга җыена.
Моннан тыш, иртәгә Сеулда Корея-Татарстан эшлекле форумы узачак, анда, Россиянең үсеш кичерүче төбәге буларак, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты белән Корея Республикасына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар да киткән.
(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз