news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: Татарстанның куәтле комплексы күп стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итә

"Иң мөһиме – без республикабыз кешеләрен тагын күп еллар буена сөендерерлек объектлар төзибез", - диде ТР Президенты.

Р.Миңнеханов: Татарстанның куәтле комплексы күп стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итә
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнашты.Чыгышында Татарстанның куәтле комплексы күп кенә стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, дип әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру да, социаль өлкә объектларын үстерү дә, массакүләм спортны популярлаштыру максатларында спорт корылмалары төзү дә. "Иң мөһиме – без республикабыз кешеләрен тагын күп еллар буена сөендерерлек объектлар төзибез", - диде ТР Президенты.

Казанда В.И.Ленин ис. мәдәният йортында Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концерты башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне котлады.

"Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, шулай ук сезгә бу авыр хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз белән без ел саен бөтен республика буенча йөзләгән объектлар төзибез һәм ремонтлыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. "Бу база бер көн эчендә генә корылмады. Безнең төзелеш индустриясе, проект институтларыбыз, төзелеш комплексына эшләүче хезмәтләребез – болар барысы да сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә барлыкка килде", - диде ул.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына һәм тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантанда катнашкан Россия төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий әйткәнчә, Татарстан – төзелеш комплексын үстерү өлешендә илдәге лидерларның берсе. "Республика төзелеше хезмәткәрләре күптән инде үзләрен һөнәрләренең остасы буларак күрсәттеләр. Шуңа күрә Россия территориясендә гамәлгә ашырылучы бер генә эре проект да Татарстан төзүчеләрен җәлеп итмичә башкарылмый", - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot