Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Татарстанның бүгенге казанышларының үткәндә салынган ныклы нигезе бар”
ТР Президенты белдергәнчә, ТАССР тарихы - шушы үткәннең данлыклы сәхифәләре
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Моннан нәкъ 90 ел элек, 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында декрет кабул ителә. Шул рәвешле, Россия, Татарстан тарихында яңа этап башлана. Татарстанда бу юбилейга зур әзерлек эшләре алып барылды. Бу көннәрдә республика шәһәр-районында ТАССР төзелүгә 90 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары үтте. Аларның кульминациясе ТР Дәүләт Советының бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы булды. Бәйрәм тантанасының түрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров, 1982-1989 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Гомәр Усманов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. иде. Тантанада шулай ук Федерация Советының ТР сайланган әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында 1920 елда ТАССР төзелүне татар дәүләтчелеге тарихында яңа сәхифә буларак билгеләп үтте. Шул рәвешле, Россиядә иң күп санлы халыкларының берсе булган татарның исеме республика исеменә әйләнгән. “Татар теленең статусын үзгәртү, яңа милли кадрлар тәрбияләү максатыннан мөһим чаралар күрелгән. Республика төзелү хуҗалык төзелешендә дә радикаль үзгәрешләргә китергән”, -дип ассызыклады Президент.
Безнең авыл хуҗалыгында матди-техник база нәкъ шул чорда формалаша. Милли мәдәнияткә дә игътибар арта, белемгә омтылыш көчәя. Мәдәни-агарту учреждениеләре челтәре төзелә. Сугыштан соңгы чор исә Татарстан тарихына нефть ятмаларын үзләштерү чоры буларак кереп калган. Бу республика икътисады үсеше өчен яңа старт була. Инде дистәләгән еллар дәвамында нефть һәм нефть химиясе Татарстан икътисадының үзәге. Зур казанышлар эстафетасын соңрак “КАМАЗ” автогиганты, Түбән Кама ГЭС ы төзелешләре ала. “Узган гасырның 80 нче елларында Татарстанның җитештерү, фәнни, интеллект потенциалының югары дәрәҗәгә җитүе, республиканың инде автономия кысаларында гына яши алмавын дәлилләде”, - ди Президент. Аның белдерүенчә, ил җитәкчелегенең ул чакта сыгылмалы сәясәте, ачык дискуссияләр булмау, Татарстанның статусын күтәрү, аның федераль хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрдә хокукларын киңәйтү мәсьәләсен карауны тоткарлап килә. “Кызганыч, мәдәни казанышлар милли сәясәт, чаралар белән ныгытылмады. Милли мәгарифне кысу өчен махсус сәбәпләр уйлап табылды. Бу, үз чиратында, җәмәгатьчелектә борчылу тудырды”, -дип Президент бу катлаулы елларны тагын бер кат хәтердә яңартты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, тарих ул вакытта ук кеше кыйммәтләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алмаганда, икътисад үсешнең кирегә китүен һәм кризиска китерүен тагын бер кат исбатлаган.
1990 елда имзаланган Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы декларация республика үсешен тоткарлаган төп проблемаларны чишүгә юнәлтелгән. Татарстанда иҗтимагый тормышның җанлануы чорында 1992 елда республиканың яңа Конституциясе дә кабул ителә. Президент аны республиканың реаль эшләүче беренче төп законы дип билгеләп үтте. 1990 еллар федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәгә күтәрелүе ягыннан да әһәмияткә ия. Ике арада имзаланган Вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы шартнамә бу мөнәсәбәтләрнең төп этапларын һәм хокукый нигезләрен эченә алды. Президент белдергәнчә кайбер кыенлыкларга карамастан, бүген Татарстан барлык мәсьәләләрне диалог һәм хокукка нигезләнеп хәл итә. Аның ассызыклавынча, бүген Татарстан дәүләтчелеге үсешендә төп формула – җаваплылык һәм мөстәкыйльлек. Бу республиканың киң вәкаләтләре өстенлеген һәм аның федерация составында булудан алган файдасын берләштерергә ярдәм итә.
“Бүгенге Татарстан – ТАССР ның законлы дәвамчысы, һәм ул Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә милләтара, конфиссияара дуслык, аңлашу төрле төбәкләр һәм илләр өчен үрнәк. Татарстанлылар бүген икътисадтагы казанышлар, мәдәнияттагы уңышлар, спорттагы җиңүләр белән горурлана ала. Бу казанышларның барысының да үткәндә салынган ныклы нигезе бар. ТАССР тарихы, нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәләре”, ди Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, туган Татарстаныбыз тормышында мөһим вакыйгаларга бай булган соңгы 90 ел киләчәктә башкарасы эшләрнең нигезе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз