news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Татарстандагы Гомумроссия халык фронты активистлары эшен югары бәяләде

Гомумроссия халык фронтының республика штабы җитәкчеләре Татарстан Президентына үз тәкъдимнәрен җиткерде.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы Гомумроссия халык фронты активистлары эшен югары бәяләде. Гомумроссия халык фронтының республика штабы җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Президенты шул турыда әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Республика лидеры Татарстандагы Гомумроссия халык фронты активистларының эшен югары бәяләде, аларның проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә уңай йогынты ясавын билгеләп үтте. Татарстанда шәһәр инфраструктурасын һәм иҗтимагый киңлекләрне яңартуда шактый гына уңышларга ирешелде, дип искәртте Татарстан Президенты.

Ул активистларга төп юнәлешләр буенча эшләүне дәвам итүләрен теләде. Үз чиратында, Гомумроссия халык фронтының республика штабы җитәкчеләре Татарстан Президентына оешманың төбәк бүлеге тарафыннан әзерләнгән тәкъдимнәрен җиткерде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot