Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Татарстанда мәрсин балыгы үрчетү буенча очрашу уздырды
Очрашуда Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары В Соколов һәм Мәрсин балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты А.Новиков катнашты.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәрсин балыгы үрчетүтурында Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков белән сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу барышында Татарстан территориясендә мәрсин балыгы үрчетү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Шунысын да искәртик: республикада Россиядә беренче аквакультура кластеры булдырылачак.
Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыгы үрчетүчеләр берлеге президенты Александр Новиков эш сәфәре белән Казанда. Алар Татарстан башкаласында 1 мартта ачылган «Россиядә мәрсин балыгы үрчетү» дигән IV фәнни-гамәли конференциядә катнаша.
Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узган очрашуда Татарстан Республикасын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз