news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: «Татарстанда электрон хезмәтләр һәрбер авыл җиренә барып җитәргә тиеш»

Урыннарда юридик белемлелек җитеп бетми, белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсе без теләгәнчә түгел, районнарда юристларга 30 процент кытлык икән, димәк, моңа борчылырга һәм чарасын күрергә кирәк, диде Хөкүмәт җитәкчесе ТР Юстиция министрлыгы коллегиясендә

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Бүген ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында үткәрелгән ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгаклары һәм 2010 елга куелган бурычлар буенча киңәйтелгән утырышында ТР Югары суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйлаҗев, иҗтимагый (мировая) юстиция федераль дәрәҗәдә булырга тиеш, диелде, әмма мәсьәлә 2012 елдан да иртәрәк каралмаячагы игълан ителде, диде. Федераль дәрәҗәгә үзгәртеп эшне оештыру өчен исә 120 млрд. сум тирәсе акча таләп ителәчәк. Иҗтимагый хөкемдарлар (мировые судьи) өчен проблемалы мәсьәләне күтәреп, ул түбәндәге мәгълүматларны китерде.

Республикада иҗтимагый хөкемдарлар һәм хөкем эшләре өчен бүлмәләр канәгатьләнерлек түгел: норматив буенча 245 кв.м урынына бер иҗтимагый хөкемгә 156 кв.м, ягъни ихтыяҗның 65 проценты туры килә. Хөкемдарлар компьютер техникасы белән 70 процентка гына тәэмин ителгән, 2009 елда 1 генә компьютер да сатып алынмаган, дип, И.Гыйлаҗев, 2010 елның июленә иҗтимагый хөкемдарлар эшен мәгълүматлаштыру бурычы куелган иде, дип искәртте. Моннан тыш, иҗтимагый хөкемдарлар аппаратын арттыру кирәк, чөнки консультант, мөдир, эш башкаручы кебек 196 белгеч җитешми, иҗтимагый хөкемдар аппаратыннан 98е дәүләт хезмәткәре статусын ала алмады, шулай ук, штат расписаниесе структурасында 2005 елдан бирле үзгәреш булмады, моңа ихтыяҗ бар, дип шәрехләде И.Гыйләҗев.

«Узган елның февраленнан почта аша корреспонденцияләр җибәрүдә, почта хезмәтләре өчен тарифлар арту сәбәпле, финанс проблемалар килеп чыкты, 8,4 млн. сум өстәмә акча сорап мөрәҗәгать ителсә дә, республика бюджетына ул кертелмәде», - дип утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның игътибарын юнәлтте.

Биектау муниципаль районы Советы юристы Лилия Шәмгунова исә, элеккеге елларда күрсәтмәләр, норматив актлар электрон вариантта таләп ителми иде, элеккеге документларны электрон рәвешкә китерүдә, авыл җирлекләрендә компьютер техникасы белән эш итә белүчеләр җитмәү һәм алар еш кына юк дәрәҗәсендә булу һәм компьютер техникасына кытлык сәбәпле, аерым кыенлыклар бар, диде.

Коллегия алдында җавап чыгышында Хөкүмәт башлыгы Р.Миңнеханов, «Электрон Татарстан» - кәгазьсез эшләргә тиешле программа, бу юнәлештә ЗАГС эшчәнлеге тәҗрибәсе бар һәм кәгазь юллап йөрүләргә нокта куелырга тиеш; республикадагы барлык документлар да Юстиция министрлыгына үз вакытында килеп ирешсен өчен, эшне нәтиҗәлерәк һәм проблемаларны, ихтыяҗларны исәпкә алып оештырырга кирәк, республикада муниципаль норматив хокукый актлар регистры булдыру шарт, дип басым ясап әйтте. «Электрон хезмәтләр 2010 елда һәрбер авыл җиренә кадәр барып җитәрлек булсын һәм бу норматив актларга гына кагыла дигән сүз түгел, ә мәгълүмат алмашу классик схема буенча башкарылырга тиеш», - диде Премьер-министр.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, кешеләрне электрон мәгълүматлар белән эш итәрлек итеп өйрәтү, тиешле техника белән тәэмин итү һәм прогррамма продукты алдыру зарур һәм муниципалитетлар да моннан читтә калырга тиеш түгел. «Моннан тыш, урыннарда юридик белемлелек җитеп бетми, белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсе без теләгәнчә түгел, районнарда юристларга 30 процент кытлык икән, димәк, моңа борчылырга һәм юристларны кызыксындыру юлы белән җәлеп итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, административ комиссияләр җирле хакимияттә зур ярдәмче булып тора, димәк, аларны ныгытырга һәм нәтиҗәле эшли торганнарын кызыксындыру ягын карарга кирәк.

  Утырышта күтәрелгән проблемаларга тукталып, Премьер-министр ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә иҗтимагый хөкемдарлар өчен бина табу мәсьәләсен хәл итүне тапшырды, хөкемдарларны исә тиешле оргтехника белән тәэмин итәргә кирәк булачагын белдерде, чыннан да, иҗтимагый хөкемдарлар федераль дәрәҗәгә күчерелер дип көткән идек, диде. 

Тулаем, билгеләнгән индикаторлар былтыр үтәлде, бу мәсьәләдә юстиция министрлыгы да яхшы эшләде: ТР Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы белән берлектә тиешле закон проектлары әзерләү эше Татарстанда алып барыла һәм, нәтиҗәдә, безнең эшебезнең сыйфаты уңай якка үзгәрә, дип бәяләде ул.

Коллегия утырышы ахырында ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов министрлыкның эшендә уңай яктан аерылып торган хезмәткәрләргә дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләрен тапшырды, министр Мидхәт Корбанов исә - министрлык бүләкләрен.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100