Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт архивының төзекләндерелгән бинасын карады
ТР Президентына аңлатмаларны ТР Дәүләт архивы рәисе Ирада Әюпова биреп барды.
(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзекләндерлегән Татарстан Республикасы Дәүләт архивы бинасын карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дәүләт архивы территориясендә ике бина урнашкан - биш катлы 1970 елда төзелгән бина һәм ике катлы лаборатория корпусы.
Рөстәм Миңнеханов биш катлы бинаны карады, анда аңа уку залын, анда җәелдерелгән күргәзмәне һәм башка архив бүлмәләрен күрсәттеләр. Кунаклар шулай ук архив белгечләре бүлмәләрен дә карады.
Капиталь ремонт кысаларында бинада тулысынча инженер-техник челтәрләр алыштырылган, лифтлар яңартылган, бина диварлары керамик гранит белән тышланган. Төзекләндерү эшләренә 293,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде.

ТР Президентына аңлатмаларны ТР Дәүләт архивы рәисе Ирада Әюпова биреп барды.
Шулай ук төзекләндерелгән бинаны Россия Федерациясе Федераль архивы агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз