Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады
ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Польшаның хезмәттәшлекне үстерү өчен күпсанлы юнәлешләре бар, дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Влодзимеж Марчиняк белән очрашуда. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек җайга салыну ихтималы булган тармаклар арасында машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, ИТ-өлкә, агросәнәгать комплексы һәм медицинаны атады. Илләребез арасында товар әйләнеше 30 процентка артты, дип өстәде ул.
Президент искәрткәнчә, Россиядә уза торган футбол буенча Дөнья чемпионаты уңаеннан Казанга күпсанлы җанатарлар килде, алар арасында поляклар да бар. Кичә «Казан Арена» стадионында узган матчта Польша җыелмасы Колумбия футболчыларына оттырды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Польшадагы татар диаспорасына үз мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда тиешле шартлар тудырганнары өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Влодзимеж Марчиняк исә Казанда Польша - Колумбия матчы уңаеннан үз илен тәкъдим итү буенча берничә чара оештырылуын искәртте. Аерым алганда, бүген «Смена» Заманча мәдәният үзәгендә махсус күргәзмә ачыла. Польша дипломаты татар диаспорасын «бик тә мөһим тарихи, мәдәни һәм иҗтимагый феномен» дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз