news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: Татарстан һәм Казахстан арасындагы товар әйләнеше 1 млрд булырга мөмкин

Татарстан Президенты “Казинформ”га интервьюда Казахстан-Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде.

Р.Миңнеханов: Татарстан һәм Казахстан арасындагы товар әйләнеше 1 млрд булырга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казинформ”га биргән интервьюда Татарстан һәм Казахстан арасындагы үзара товар әйләнеше 1 млрд булырга мөмкин дип әйтте.

"2018 елның I квартал йомгаклары буенча товар әйләнәше үсеше 60 процент булды һәм 200 млн АКШ долларына җитә язды. Әлеге уртак мәсьәләне – якын киләчәктә үзара товар әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерүне тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәл итә алуыбызга шик юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республикаларның автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть, газ, химия, югары технологияләр өлкәсендә һәм башка тармаклардагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Еш булган ике яклы эшлекле сәфәрләр икътисади элемтәләрне сизелерлек ныгыта, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның табигый байлыклары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше генә түгел, республикада яшәүче һәм эшләүче кешеләр дә төбәкнең Россиядә алдынгы урын яулавына мөмкинлек бирә, диде Р.Миңнеханов.

Ул шулай ук ислам банкингының перспективалары турында сөйләде. Бу өлкәдә өйрәнү өчен Татарстанның пилот төбәк булуын әйтте.

Рөстәм Нургалиевич Казахстанда “Астана” халыкара финанс үзәге булдыруны югары бәяләде һәм әлеге үзәк кысаларында хезмәттәшлеккә омтылуны белдерде.

Әңгәмә соңында Татарстан Президенты Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасының мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Казахстандагы татар-башкорт этномәдәни эшчәнлек турында сөйләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot