news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: Татарстан һәм Иран арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсәргә тиеш

Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлек өчен тарихи элемтәләр җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Соңгы елларда Татарстан белән Иран арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр динамикасы үсә, әмма бу җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иранның “Астан Кудс Резави” фонды рәисе Сәет Ибраһим Раиси белән очрашуда белдерде.

Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлек өчен тарихи элемтәләр җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Казан Кремлендә бүген сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф, туризм, архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар.

Президент сүзләренчә, Татарстан Республикасының Иран белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе зур: югары дәрәҗәдәге визитлар һәм очрашулар. Татарстан һәм Иран архив хезмәтләре буенча бергә эш алып баралар инде. 2017 елның декабрендә Казанда Иран товарлары күргәзмәсе оештырылды. Татарстанның “Татнефть”, “КАМАЗ” кебек әйдәп баручы компанияләре Иранда эшли. “Бизнесны һәм эшне дөрес аңлау өчен безгә тарихи һәм мәдәни традицияләр, дин ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул Татарстан Республикасы белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк, диде республика җитәкчесе. Президент фикеренчә, Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Иран базарына активрак үткәрү зарур.

Очрашуда Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы – Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, күп юнәлешләр буенча лидерлык позициясен били, дип билгеләп үтте. “Республиканың сәнәгый потенциалы зур”, - диде ул.

Сәет Ибраһим Раиси Президентка җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр уртак мәдәният белән бәйле булуын әйтте. “Иран белән Татарстан тарихы – ислам белән бәйле тарих”, - диде ул. Ул Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Фән һәм мәгариф, икътисад, туризм һ.б. өлкәләрне перспективалы, диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ислам мәгарифе темасына аерым тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген республикада 1,5 меңнән артык мәчет бар: «Ислам асылын мөселманнарга җиткерү өчен имамнар әзерләргә кирәк. Россия Президенты кушуы буенча бу бурыч Болгар ислам академиясенә йөкләнде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәет Ибраһим Раиси – Иранның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 2017 елда Иран Президенты сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итте. Ираннның хәзерге президенты Хәсән Руханига (57, 13 процент) оттырды, 38,3 процент тавыш җыеп икенче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100