news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов:«Татарстан җитәкчелеге Универсиаданы илкүләм проект дәрәҗәсендә күрә»

Бүген Ратушада 2013 елгы Универсиада өчен көрәшүче Казанның техник презентациясе үтте

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Ратушада FISU ның бәяләү комиссиясе әгъзаларына 2013 елгы җәйге Универсиада өчен көрәшүче Казанның техник презентациясе тәкъдим ителде. Әлеге чарада ТР Премьер-министры, 2013 елгы Универсиаданы оештыру һәм уздыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Студентлар спорты берлеге Президенты Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, башка җаваплы министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Халыкара студентлар спорты берлеге вице-президенты Стефан Берг җитәкчелек иткән экспертлар төркемен сәламләвендә оештыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казанның, гомумән Татарстанның халыкара аренада танылу ала баруына басым ясады. Хөкүмәт башлыгы презентацияне ачкан чыгышында FISU әгъзаларының игътибарын республиканың Россиянең икътисади яктан динамик үсештәге һәм сәяси-иҗтимагый тотрыклылык, милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулык үрнәге булган төбәге булуына юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, физкультура һәм спортны үстерү республикада берничә максатка хезмәт итә. Ул бердән, төбәктә демографик хәлне яхшырту, халыкның сәламәтлеген ныгыту чарасы булса, икенчедән, яшьләр арасындагы социаль чирләрдән профилактикалау чарасы. Аның сүзләренә караганда, Татарстан студентлары Халыкара студентлар спорты ярышларында 1959 елдан катнашып килә. Шул чорда безнең 100 дән артык егет һәм кыз үзләрен күрсәтергә өлгергән, шуларның 20 дән артыгы чемпион исемен яулаган. Бангкокта узган соңгы Универсиададан Татарстанның яшь спортчылары 3 әр алтын һәм бронза, 2 көмеш медаль белән кайткан.
Россиядә халыкара студентлар спорты ярышлары беренче һәм соңгы тапкыр моннан 35 ел элек Мәскәүдә узган. Татарстанның ярышларны кабул итәргә бар яктан да әзерлек дәрәҗәсенә шушы факторны да өстәгәндә, Рөстәм Миңнеханов, Казанның әлеге масштаблы ярышларны кабул итәргә барлык мөмкинлекләре бар дип исәпли. Үстәвенә, 2013 елгы заявка кампаниясенә Казан 2011 ел Универсиадасы өчен көрәштә тәҗрибә туплап килде.
Премьер билгеләп узганча, Универсиаданың Казанда узуына РФ Президенты Дмитрий Медведев теләктәшлек итә. «Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте Универсиадага әзерлекне беренче чираттагы бурычлар дип билгели һәм аны илкүләм проект дәрәҗәсендә саный», – ди Рөстәм Миңнеханов.
Оештыру комитеты рәисе үз чыгышында асызызыклаганча, 2013 елгы Универсиаданың якынча бюджеты, экспертлар исәпләвенчә, 604 млн. евро тәшкил итәчәк. Шуның 548 млн. евросы – спорт корылмалары һәм Универсиаданы кабул итү өчен кирәкле башка инфраструктураны төзү чыгымнары. Әлеге масштаблы спорт ярышларын финанслауда төп 3 чыганак: Россия, Татарстан һәм Казан бюджетлары катнашачак. Болардан тыш, шәхси инвестицияләр җәлеп ителә. Хәзер башкалада төзелә торган күпчелек спорт корылмалары, башка инфраструктура объектлары (кунакханә, рестораннар) нәкъ менә инвестиция проектлары. Универсиаданы финанслауда тагын бер өстәмә чыганак буларак Россия һәм чит илләрдән иҗтимагый фондлар карала. Алар акчаларына хастаханәләр, спорт базалары төзү ниятләнә.
«Оештыру комитеты рәисе буларак тулы ышаныч белән әйтәм: Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру бар яктан да FISU таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырыла. Студентлар спорты уеннарын без билгеләнгән параметрларда һәм иң югары дәрәҗәдә уздырырга әзер», – ди Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot