Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: «Татарстан Хөкүмәте ЭЭМнан реформалау буенча ярдәмгә тәкъдимнәр көтә»
Азрак санда булуга карамастан, подразделениеләр республикада вазгыятьне контрольда тоту, оператив хәлнең үзгәрешенә үз вакытында тәэсир итү үзлеген югалтмаска тиеш, дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы әлеге министрлык коллегиясе утырышында
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үзенең оператив хезмәт эшчәнлеге буенча алгы позицияләреннән чигенми. Министрлык карамагындагы личный состав белән уңышлы эшләү, алар өчен республикада гамәлдә булган социаль пакет, хезмәттә инновацион технологияләр киң куллану – болар барысы да үзенең уңай нәтиҗәсен бирә һәм аклана да. Билгеле, җитешмәгән яклар һәр өлкәдә, һәр тармакта була, әмма Казанга килгән чит ил инвесторлары Татарстан башкаласын куркынычсыз шәһәр дип таный, билгеле. Моңа алга таба да омтылырга кирәк, чөнки инвестицион җәлеп итүчәнлек бирегә килеп яшәр һәм эшләр өчен зур белгечләрне дә кызыксындыра.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең Татарстан эчке эшләр органнарының 2009 елдагы оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга корылган утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта җәмәгать урыннарындагы вазгыять сәламәтләндерүне таләп итә, Эчке эшләр министрлыгы өчен коррупциягә каршы тору актуаль мәсьәлә булып кала бирә. «Мондый күренешләр чәчәк аткан эшчәнлек өлкәләре милициянең кискен контроленда булырга, ә кулга чиста булмаган түрәләр тиешле җазасын алырга тиеш. Халыкның хакимияткә ышанычы, республиканың инвестицион климаты, бизнес кору эшләре бу мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителгәненә бәйле, шуңа күрә дә мәсьәлә принципиаль булып санала», - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Шушы министрлык алдына куелган бурычларның берсе – өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның һәм торакны капиталь ремонтлау программасы турындагы 185 нче Федераль законны тормышка ашыруның үтәлеше мәсьәләсе. Хәзерге вакытта федераль һәм республика бюджетларыннан бирелә торган акча күләме бик зур, аларның максатчан кулланылышы бик әһәмиятле. Шуңа күрә, кулга чиста булмаган түрәләрне, төзүчеләрне табып җавапка тарту өчен системалы эш алып бару таләп ителә, дип янә игътибарны юнәлтте ул. Шулай ук алданган өлешчеләр проблемасын да хәл итәсе бар. Министрлыкка исә, закон көче кулланып, тиешле документлары булмый торып төзелеш эшләрен башлау, дәүләт акчасы хисабына баю фактларына җавап бирү сорала.
Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча республиканың эчке эшләр органнары күп көч куйса да, бу афәтне тамырыннан корыту өчен күп эш башкарасы бар, ә җинаятьчелекнең позициясе әлегә шактый көчле, җитмәсә, 1990 елларда хөкем ителгән криминаль авторитетлар, җинаятьчел төркем җитәкчеләре һәм актив әгъзаларының күбесе хәзер иреккә чыга, моны да истән чыгарырга ярамый, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Республика юлларында транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен кабул ителгән региональ комплекслы максатчан программаны гамәлгә ашыру барышында 2008-2009 елларда уңай якка үзгәреш күзәтелсә дә, моны ныгыту таләп ителә. Хәзерге вакытта юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыру буенча республика максатчан программасында 2010 елга 370 млн. сум акча каралган, республика юлларында транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, контроль һәм күзәтчелек органнарына комплекслы эш башкару кирәк булачак, дип шәрехләде ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Министрлыкка исә илкүләм, халыкара чаралар үткәргәндә, зур сәүдә үзәкләрендә, транспортта, мәдәният, мәгариф, социаль һ.б. объектларда тәртип сагында тору эшен тагын да ныгыту таләбе куела. РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан эчке эшләр органнары системасын реформалау һәм милиция хезмәткәрләренең санын «кыскарту» турында карар кабул ителгән, моннан тыш, РФ Эчке эшләр министрлыгы коррупциягә каршы чаралар пакеты әзерли. Шулай булгач, азрак санда булуга карамастан, подразделениеләр республикада вазгыятьне контрольда тоту, оператив хәлнең үзгәрешенә үз вакытында тәэсир итү үзлеген югалтмаска тиеш, дип, ТР Премьер-министры реформа еллары 2013 ел Казан Универсиадасына әзерлек һәм үткәрү чорына туры килүен искәртте. Шуңа күрә бу мәсьәләләрне исәпкә алып, хезмәткәрләрне эштән чыгару һәм кайсыларын яңадан әзерләү эше шома гына барырлык итеп эш оештыру мөһим. Реформалауга кагылышлы бу мөһим мәсьләләрдә чаралар күрүдә ярдәмгә республика Хөкүмәте министрлыктан тәкъдимнәр көтә, дип ассызыклап әйтте Р.Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз