Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: «Татарстан Эчке эшләр министрлыгы – иң инновацион министрлык»
Иң мөһиме – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үзенең алгы позицияләреннән чигенми, дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы әлеге министрлык коллегиясе утырышында
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышында Татарстан эчке эшләр органнарының 2009 елдагы оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Татарстан район һәм шәһәр муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында һәм министр Әсгать Сәфәров рәислегендә барган коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрданов, РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Киршин, ТР Прокуроры Кафил Әмиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Хисап доклады белән чыккан министр Ә.Сәфәров билгеләп үткәнчә, 11-16 гыйнвар көннәрендә республика эчке эшләр органнары һәм барлык подразделениеләрдә узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанда социаль-икътисади вазгыять торыклы, 2008 ел балән чагыштырганда, җинаятьчелек дәрәҗәсе 30 процентка, ягъни республика эчке эшләр органнарында теркәлгән 10,5 мең җинаятькә кимегән. Гомумән алганда, җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә 1874 җинаять дигән сүз һәм бу 2008 елгыдан Россия Федерациясе (2110,5) һәм Идел буе федераль округы (2116,7) буенча уртача күрсәткечләрдән сизелеклек түбән. «Биредә шуны ышандырып әйтеп була: җинаятьчел сугышлар заманы артта калды. Соңгы 5 елда кеше үтерү очраклары 2 тапкырдан күбрәккә кимеде һәм вазгыять иң тыныч вакытка – узган гасырның 70 нче еллар ахырына тәңәлләште», - дип игълан итте министр.
2008 ел белән чагыштырганда, кеше үтерү һәм үтерергә омтылу очраклары 10 процент чамасы (327дән 293кә), кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян салу белән бәйле җинаятьләр 12 процентка (771дән 678гә), урлаулар 13 процентка, шул исәптән фатир талаулар 23 процентка кимегән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр дә 9 процентка (6247дән 5678гә), ялган акча басу һәм әйләнешкә кертү очраклары 12 процентка (1093тән 958гә), кеше алдап акча урлау, ягъни мошенниклык 16 процентка (8267дән 6945кә) кимегән.
Былтыр республикада теркәлгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 16,5 мең булып, ул 2008 елдагыдан 16 процентка азрак, андый төр җинаятьләрне ачу эше артып, 67 процентка җитте. Бу категория җинаятьләр структурасын караганда, аларның 57 проценты кеше милкенә каршы юнәлтелгән, 25 проценты наркотиклар белән бәйле, 4 проценты кеше гомере һәм сәламәтлегенә каршы кылынган. Республика территориясендә теркәлгән талау максаты белән һөҗүм итү очраклары 22 процентка (652дән 510га) һәм талау 25 процентка (4651дән 3460ка) кимегән, аларны ачу яхшыра төшеп, 86 (РФда – 65 процент, Идел буе федераль округында – 73 процент) һәм 58 процентка (РФда – 41 процент, Идел буе федераль округында – 39 процент) җиткән.
Шәхескә карата кылынган җинаять эшләре дә 8,5 процентка (11622дән 10630га) кимегән, аларны ачу 82 процентка җиткән, шул исәптән кеше үтерү һәм үтерергә омтылу - 94 процентка, алдан уйлап кеше сәламәтлегенә зыян салу – 94 процентка, көчләүләр – 97 процентка кадәр. Узган елны милеккә каршы теркәлгән җинаятьләр саны 15 процентка (54 меңнән 45,8 меңгә) азрак булган, аларны ачу республика буенча 46 процент тәшкил итә. «Әмма барлык төр җинаятьләр дә кими дип булмый һәм бу хәл аеруча борчу тудыра: мәсәлән, склад, база, кибет ише товар саклана торган урыннардан урлау очраклары 17 процентка, ягъни 2008 елдагы 676дан 793кә кадәр, автомототранспорт урлау 10 процентка, ягъни 361дән 396га кадәр артты. Шулай ук автосалоннардан урлау, кагыйдә буларак, зур сумада акча урлау очраклары күзәтелә», - дип игътибарны проблемалы мәсьәләгә юнәлтте министр.
Җыеп кына әйткәндә узган ел дәвамында республиканың хокук саклау органнары тарафыннан 37951 җинаять эше тикшерелеп ачылган, шул исәптән 10179ы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә керә.
ТР буенча эчке эшләр министры Ә.Сәфәров чыгышында экстремизмга каршы тору, оешкан төстәге җинаятьчелеккә һәм коралның, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, салымнарга бәйле һәм икътисади җинаятьләр, юл хәрәкәте иминлеген тэмин итү, кадрлар белән эшләү һ.б. мәсьәләләргә дә аерым-аерым тукталды.
Министр, бюджет таләбе буенча матди чыгымнарны һәм хезмәткәрләр санын киметү эше үтәлде, 2009 елга куелган бурычлар тулысынча гамәлгә ашырылды, дип йомгак ясады. Шулай да, проблемалы мәсьәлә буларак, ул Универсиадага төзелә торган объектларда куркынычсызлык тәэмин ителешенә акча каралмаган, FISU таләбе буенча моны барыбер эшләргә туры киләчәк, дип, Премьер-министр Р.Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
Утырышта министр урынбасары Евгений Дәүләтшин хокук бозуларны профилактикалау, Кафил Әмиров һәм Владимир Киршин җинаять эшләрен тикшерү һәм ачудагы проблемалар, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата кузгатылган җинаять эшләре буенча мәсьәләләргә тукталды.
Төп юнәлешләрдә Татарстан милициясе бурычын үтәде, җәмәгать тәртибе сагындагы эшчәнлеге югары бәяләнсә дә, бу юнәлештәге эшне камилләштерү кирәк, иң мөһиме – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үзенең алгы позицияләреннән чигенми, дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов. «Кризис чорында җинаятьчел структуралар, кагыйдә буларак, эшчәнлеген активлаштыра, бәхеткә, республикада вазгыять ныклы контрольда. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы – иң инновацион министрлык, башка министрлыкларга үрнәк булырлык: эчке эшләр органнарындагы техник һәм технологик мөмкинлекләр – дөнья күләмендә иң алдынгылары. Гомумән, Татарстанның барлык уңышларында да хокук саклау органнарының роле зур һәм моны күрми мөмкин түгел», - дигән фикердә ул.
Утырыш соңында ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов лаеклыларга РФ Президенты Указы белән билгеләнгән дәүләт бүләкләрен, ТР Президентының Рәхмәт хатларын, ТР Министрлар Кабинетының күкрәк билгеләрен, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын, Казан мэры күрсәтмәсе белән күкрәк билгесен тапшырды. К.Әмиров исә министр Ә.Сәфәровка «Законлылыкны ныгыту билгесе»н тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз