news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Татарстан Бельгия белән эшлекле элемтәләрне активлаштыру ягында”

ТР Хөкүмәте башлыгы Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очрашуда әнә шулай дип белдерде

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Бельгия Корольлеге белән эшлекле элемтәләрне активлаштырырга кирәк дип саный. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Триверау белән очрашуда белдерде. Татарстан Хөкүмәте башлыгы әлеге Ауропа иле белән ике арадагы эшлекле мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш дип саный.

Бельгия илчесе җитәкчелегендәге делегациянең Татарстанга сәфәр программасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, “Идея”технопаркында очрашулар каралган. Иртәгә Татарстан бизнес-структуралары белән адреслы очрашулар планлаштырыла.

Хөкүмәт йортында узган бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов кунакларны республика икътисады структурасы, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәләрендә гамәлгә ашырылучы эре проектлар, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча алып барылучы эшчәнлек белән таныштырды. “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре презентациясенә аерым урын бирелде. Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, бүген “Алабуга” Россиядә сәнәгать- производство тибындагы ике зонаның берсе. Биредә бизнесны үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырылган.

Премьер-министр белдерүенчә, Татарстан нефть химиясе, нефть эшкәртү, мәгариф, энергетика системасын модернизацияләү, экология, фармация, медицина сәнәгате өлкәләрендә Бельгия Корольлегенең эшлекле даирәсе белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный.

Илче, үз чиратында, Бельгиянең Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирүен ассызыклап, Татарстандагы үзгәрешләрне күзәтеп баруларын җиткерде. Аның фикеренчә, Бельгия әле Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. Бу эшлекле элемтәләр һәм гамәлгә ашырылучы проектларда чагыла. Ги Триверау Татарстан белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгариф (югары квалификацияле кадрларны укыту, әзерләү) өлкәләрендә хезмәттәшлекне кызыклы дип саный.

Рөстәм Миңнеханов бу сәфәр нәтиҗәсе буларак, алга таба адреслы очрашулар, эшлекле багланышларны киңәйтү өчен чаралар планын әзерләү кирәклеген искәртте. Хөкүмәт башлыгы шулай ук “Алабуга” икътисади зонасына Бельгия эшмәкәрләре бизнес-миссиясен оештыру тәкъдимен кертте.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100