news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Татарстан белән Вьетнамга мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү зарур”

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Вьетнам Республикалары арасында ныклы элемтәләр төзү өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте

  (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луан киләчәктә Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен тирәнәйтү кысаларында, ТР белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашу Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында узды. Чарада Россиянең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Ковтун, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, 2013 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Вьетнамга визитыннан һәм Россия Федерациясе белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында белдерүеннән соң, хезмәттәшлекне ныгыту мөһим. Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә җитди перспективалар бар, Татарстан вузлары төрле юнәлештә белгечләр әзерли, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан Республикасы – Россиянең әйдәп баручы мәгариф үзәкләренең берсе. Татарстанда 27 вуз эшли, шул исәптән бер федераль һәм ике фәнни-тикшеренү илкүләм югары уку йорты. Республика вузларында барлыгы 180 меңнән артык студент белем ала. Бигрәк тә фәнни-мәгариф кластерына аерым игътибар бирелә, шул исәптән базар ихтыяҗын исәпкә алып, югары квалификацияле кадрлар әзерләнә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шулай ук республика мәгариф һәм студентлар алмашу мәсьәләсендә күп илләр белән актив хезмәттәшлек итә, Татарстанда “Алгарыш” Россия һәм чил ил вузларында кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы эшли. Программада 6 ел дәвамында 2,5 мең кеше катнашкан, 800 кеше Россиядән читтә белем алган.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, бүген Татарстан вузларында 94 илдән 4075 студент укый, шул исәптән 100 гә якын кеше – Вьетнамнан.

Безгә мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгыту, республика вузларында белем алучы студентлар санын арттыру зарур, диде Рөстәм Миңнеханов Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луанга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, шулай ук фән һәм тикшеренү эшчәнлегендә элемтәләрне киңәйтү, уртак мәгариф күргәзмәләре, стажировкалар санын арттыру мөһим. Без хезмәттәшлек өчен әзер, бүгенге очрашу уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам, диде ул. ТР Президенты Фам Ву Луанны Татарстанга җавап визиты белән чакырды, бу төбәкнең мөмкинлекләрен шәхсән күрү һәм бәяләү өчен кирәк.

КНИТУ–КХТИ ректоры Герман Дьяконов Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында очрашуда вуз Вьетнамның 18 югары уку йорты белән элемтәләр булдыруы турында сөйләде.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашуда Татарстанда мәгариф системасын модернизацияләү, мәгариф өлкәсендә матди-техник базаны ныгыту турында сөйләде. Моннан тыш, ул мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек проектларына тукталды.

Фам Ву Луан Россия һәм чит ил вузлары белән хезмәттәшлекне бәяләде. Без, ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләгәндә, күп илләрнең тәҗрибәсен кулланабыз. Аерым алганда, атом энергетикасы өлкәсендә Россия хезмәттәшләре белән ныклы элемтәдә эшлибез, диде.

Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры сүзләренә караганда, җирле студентларны Татарстан Республикасы вузларында укыту белән җитди кызыксына. Без студентлар санын арттыру, укытучылар алмашу яклы, шулай ук сезнең республика студентларын да кабул итәргә әзер, диде ул. Бу бигрәк тә тропик медицина, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һ.б. кебек белгечлекләр өчен актуаль.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан һәм Вьетнам вузларында укучылар, нәтиҗәдә, Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен дәвам итү һәм ныгытуда ярдәм итүче звено булачак. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы белән Вьетнам Республикасы арасында ныклы элемтәләр төзү максатында, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Бу юнәлештә хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы ягыннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100