news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Татарстан белән Вьетнам арасында товар әйләнешен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар”

Хәзер Татарстан Республикасы белән Вьетнам арасында тышкы товар әйләнеше 30 млн АКШ доллары тәшкил итә, дип белдерде ТР Президенты

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына эш визиты кысаларында Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Яклар сәнәгать өлкәсендә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек перспективалары, Вьетнам белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләмен арттыру турында фикерләштеләр.

Анда Рөстәм Миңнеханов төбәкнең сәнәгать куәтен тәкъдим итте.

Хәзер Татарстан Республикасы белән Вьетнам арасында тышкы товар әйләнеше 30 млн АКШ доллары тәшкил итә, бу күрсәткечне үстерү зарур, әлеге максатка ирешү өчен зур  мөмкинлекләр бар, дип белдерде ТР Президенты. Ул республиканың икътисади мөмкинлекләре белән җентекләп танышу, уртак производстволар булдыру юлларын өйрәнү, яңа эшлекле элемтәләрне җайга салу йөзеннән, Вьетнам бизнес-делегациясе өчен Татарстанга визит оештырырга тәкъдим итте.

Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, үз чиратларында, шулай ук Татарстан белән Вьетнам арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү өчен зур мөмкинлекләр булуын белдерде. Бүген Вьетнамда “КАМАЗ” ААҖ белән мөнәсәбәтләр үсеш ала, «Казан вертолет заводы» ААҖ, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы белән хезмәттәшлек алып барыла. Вьетнам хезмәттәшләре Таможня берлеге белән ирекле сәүдә зонасы булдыру турындагы килешү имзалану белән илләр арасындагы партнерлык ныгыячак, дип билгеләп үттеләр.

Бүген Россиягә диңгез продуктлары, авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрелә, ә Россиядән - бодай, дип билгеләп үтте Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре. Без бер-беребезгә ташламалар бирә алабыз, бу продукциянең куркынычсыз һәм сыйфатлы булуын тәэмин итәчәк, диде Вьетнам ягы.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда Татарстанда “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис” МИЗ үсеше турында сөйләде. Ул Вьетнам ягына текстиль, агач эшкәртү өлкәсендә производство ачу өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, туризм өлкәсендә дә мөмкинлекләр зур. Аны үстерү өчен шартлар булдыру, туры авиарейслар гамәлгә кертү зарур, бу Вьетнамга һәм, шулай ук, Татарстанга да туристлар агымын үстерү мөмкинлеге бирәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы делегациясе, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Дәүләт туризм комитеты, «Казан вертолет заводы» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, Яшел Үзәннең Горький исемендәге  заводы, «Татхимфармпрепаратлар», «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100