news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: "Татарстан белән "ЛУКОЙЛ" компаниясе арасында элек-электән партнерлык мөнәсәбәтләре булды"

Татарстан Президенты Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе" ААҖ делегациясе белән очрашты

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). "ЛУКОЙЛ" компаниясе Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе" ААҖ делегациясе белән очрашу барышында белдерде, ул исә Казан Кремлендә уздырылды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

"Татарстан белән "ЛУКОЙЛ" компаниясе арасында элек-электән партнерлык мөнәсәбәтләре булды. Безне күп нәрсә бәйли. Республиканың күп кенә вәкилләре сезнең компаниядә эшли. Бүген "ЛУКОЙЛ" - нефть тармагындагы иң югары технологияләргә ия компанияләрнең берсе. Без моны "РИТЭК" компаниясе эше буенча күрәбез. Бу елга бурыч - миллион чиген үтү", - дип мөрәҗәгать итте делегациягә Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә элеккеге элемтәләрне саклап калу мөһим.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, "ЛУКОЙЛ" эре кулланучы һәм Татарстан өчен чимал җибәрүче генә түгел, республика машина төзү предприятиеләренең эре заказчысы да. "Без барлык тендерларда, сезнең проектларда катнашабыз һәм безнең машина төзү предприятиеләре өчен заказ алу буенча ярдәм тоябыз. Әйтик, 2012/2013 елларда товар җибәрү күләме 1,6 дан 2 миллиард сумга кадәр җитте", - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә "ЛУКОЙЛ" "Түбән Кама Нефтехим" һәм "Казаноргсинтез" өчен сыекландырылган газ җибәрүченең иң эресе. 

Р.Миңнеханов искәрткәнчә, компаниянең Татарстанда автозаправкалар челтәре бар һәм республика территориясендә аны киңәйтү ниятләнә. Татарстан башлыгы бу тәкъдим, алга таба тиешле эшләр башкарылсын өчен, беркетмәгә кертеләчәк, дип белдерде. "Мин "Лукойл"дан Татарстанда сатып алырга мөмкин булган заправкаларны да каравын үтенер идем. Бездә көндәшлеккә сәләтсез компанияләр бар һәм без моңа катнашырга әзер", - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук компаниянең хәйрия фонлы социаль әһәмияткә ия проектларда да актив катнашуын да искәртте. Әйтик, 2010 елдан башлап "РИТЭК" компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" фонды тарафыннан шундый проектларга ярдәмгә 90 миллион сумнан артык акча бүленгән. Республика Президенты бүген Казанда "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фондының V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасы булуын да искәртте. Быел конкурска 800 дән артык гариза бирелгән, узган ел алар 600 дән күбрәк булган. Ул шулай ук компаниянең Болгар һәм Зөяне торгызу проектына да актив булышуын билгеләп үтте.

Үз чыгышын йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" - Татарстанның стратегик партнеры, дип белдерде.

"ЛУКОЙЛ" ААҖ президенты Вахит Алекперов Рөстәм Миңнехановка компания адресына әйтелгән җылы сүзләр өчен рәхмәт әйтте. "Безнең Татарстан, аеруча "Татнефть" белән мөнәсәбәтләр системалы һәм озак вакытка исәпләнгән. Безнең өчен Казанда булып республика җитәкчелеге белән очрашу һәм алга таба хезмәттәшлек турында документлар имзалау - күңелле күренеш. Бу безгә бергә үсәбез һәм кагыйдәләрне, нормаларны, традицияләрне бозмыйча, Татарстан җирендә эшлибез, сез үткәргән сәясәт белән бергә атлыйбыз дигән ышаныч бирә", - дип билгеләп үтте В.Алекперов.

Ул белдергәнчә, "ЛУКОЙЛ" компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планнары зурдан. "Бу нефть чыганакларын табу буенча уртак проектларга да кагыла. Без Татарстаннан читтә - Калмыкиядә эшли башладык, анда геология-разведкалау эшләрен алып барабыз, алар уңышлы булыр дип өметләнәм. Без уртак сәүдә стратегиясен координациялибез. Бездә ягулык белән алмашыну зарурлыгы һәм мөмкинлеге туды, чөнки "Татнефть" тә, "ЛУКОЙЛ" да иң югары стандартлы ягулык чыгара", - дип билгеләп үтте В.Алекперов. Ул шулай ук Казан компресорлары базасында иң зур компрессор станциясен эшләтә башлау турындагы планнары белән дә уртаклашты.

Очрашу ахырында "ЛУКОЙЛ" компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы  килешүне тормышка ашыру буенча план имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Вахит Алекперов кул куйды.   

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.         

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100