news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: “Татарстан белән Катар мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк”

Казан Кремлендә ТР Президенты белән Катар дәүләтенең РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе очрашты

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Катар дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Сәиф Әль-Мидәди очрашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда безнең республикага беренче тапкыр килүче илче әфәндене җылы сәламләде. “Без Татарстан Республикасының ислам дөньясы илләре, аерым алганда, гарәп илләре белән мөнәсәбәтләре үсешенә зур игътибар бирәбез”, - диде республика башлыгы һәм 90 нчы еллар башында Татарстан ислам-гарәп дөньясында халыкара эшчәнлек башлады дип ассызыклады. Хәзерге вакытта республика Ислам конференциясе оешмасы, Ислам үсеш банкы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе, ИСЕСКО, ИРСИКА белән тыгыз элемтәдә тора, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. “Кувәйт, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр кебек гарәп илләре белән яхшы элемтәдә тора”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов очрашуда.
“Сезнең визитыгыз  ТР һәм Катар дәүләте мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәклеге турында сөйли”, - дип ассызыклады республика Президенты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Катар әмире Россиягә чираттагы визиты вакытында Казанга да килер дигән ышаныч белдерде. “Бу безнең өчен зур дәрәҗә булачак”, - диде республика башлыгы. Шул ук вакытта Татарстан Президенты визит көне килеп җиткәнче, ТР һәм Катарның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, диде.
Катар кинематографистлары “Алтын Мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты Вакыф һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук Катарның иҗтимагый һәм дини оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Татарстан белән Катар бизнес-делегеацияләренең ике яклы визитын оештырырга кирәк, бу ике илнең мөмкинлекләре белән җентекләп танышырга мөмкинлек бирәчәк дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ТРда ислам дөньясы вәкилләре катнашында төрле чаралар үткәрелә дип билгеләп үтте. Аерым алганда, быел җәй Казанда II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслар саммиты булачак дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, бүген республика башлыгы очрашуда 2013 елда Казанда узачак Универсиадада Катар спортчылары катнашуына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot