Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов Татарстан автоузышчыларын спорт сезонын уңышлы тәмамлаулары белән котлады
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика быел спортның техник төрләрендә Россия дәрәҗәсендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә зур уңышларга иреште.
(20 декабрь, Казан, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның автоспорт сезонын ябуга багышланган тантанада катнашты.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика быел спортның техник төрләрендә Россия дәрәҗәсендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә зур уңышларга иреште. Елның иң мөһим спорт вакыйгаларыннан берсе – «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2017» раллиенда җиңү яулавы. «КАМАЗ-мастер» үзенең җиңүе белән югары дәрәҗәсен раслады. Бу – бөтен ил өчен мөһим вакыйга», - диде ТР Президенты.
«Бүген автоспорт яши һәм бу иң мөһиме, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Республика һәм безнең предприятиеләребез ярдәменнән башка спортның бу төре болай актив үсә алмас иде. Шуңа күрә бездә менә дигән инфраструктура: автодром, шоссе-боҗра трассасы бар».
Татарстан Республикасы Президенты спортчыларны сезонны тәмамлау белән котлады һәм киләсе елда да зур уңышлар яулауларын теләде. «Бездә узышчыларны һәм механикларны әзерләү буенча җитди тәҗрибә тупланган. Спорт чараларын оештыручылар, квалификацияле судьялар, ярышларда иминлекне тәэмин итүче белгечләр бар. Аларның һәрберсе үз участогында автоспорт үсешенә лаеклы өлеш кертә», - диде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов автоузышчыларга һәм спорт эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз