news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р. Миңнеханов: “Үтә үзле һәм сланец нефтьләре – Татарстанда нефть чыгару күләмнәрен арттыруның төп ике ресурсы”

Аның фикеренчә, үткәрүчәнлеге түбән булган сланец катламнарында булган углеводородны чыгаруда да перспектива бар

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Үтә үзле һәм сланец нефтьләре Татарстанда нефть чыгару күләмнәрен арттыруның төп ике ресурсы буларак карала – бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысаларында узган “Традицион булмаган углеводрод чыганакларын эзләү һәм үзләштерү үзенчәлекләре” халыкара конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

Конференциядә Татарстанга эш визиты белән килгән Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Россиянең нефть һәм газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты. Конференциядә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов модератор ролендә катнашты.

“Соңгы 20 елда нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан, Татарстан нефтьчеләр һәм геологларның фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны кабул итә. Биредә күтәрелә торган тема Россиянең нефть сәнәгате өчен зур фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия, чөнки ул илнең углеводород чимал базасы перспективалары белән бәйле, - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, Россиядә “кара алтын”ның төп чыганаклары чыгару күләмнәре кимү стадиясенә керде, калдык запасларның сыйфаты начарая. - Нефть табыла торган районнарда запаслар юкка чыга бару проблемасы Көнчыгыш Себернең яңа районнарында чимал базасын үстерү буенча чаралар күрергә мәҗбүр итә. Әлбәттә, бу инфраструктура тәэминаты мәсьәләсендә зур көч һәм саллы инвестицияләр таләп итәчәк. Шул ук вакытта, илнең традицион нефть чыгаручы, бер үк вакытта үсеш алган инфраструктурасы һәм эшкәртү куәтләре булган төбәкләрендә дә үсеш потенциалы ахыргача ачылып бетмәгән”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, үтә үзле һәм авыр чыга торган запаслар белән беррәттән, үткәрүчәнлеге түбән булган сланец катламнарында булган углеводородны чыгаруда да перспектива бар.

“Соңгы 10 елда традицион булмаган углеводородларны өйрәнү өлкәсендә алгарыш күзәтелә. Сланец газын һәм нефтен чыгара башлау дөньякүләм энергетика базары конъюнктурасын үзгәртте. Эшкәртү өчен перспективалы булган геологик объектлар диапазоны киңәйде. Инновацияләрне кертү ярдәмендә, элек үткәрүчән түгел дип саналган тыгыз токымлы углеводородларның перспективалы булуы дәлилләнгән”, - дип билгеләп узды Татарстан лидеры. Ул ассызыклаганча, Татарстан нефтьчеләре илнең нефть сәнәгатендә, беренчеләрдән булып, авыр чыгарыла торган запаслар чыганакларын эшкәртү проблемалары белән күзгә-күз очраша. Бүген республикада аларның өлеше 75 процент тәшкил итә, ди Рөстәм Миңнеханов. Ул 2030 нчы елга галимнәрнең бу күрсәткечнең 90 процентка җитәчәген фаразлавы турында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2006 нчы елда республика битумлы нефть чыгару мәсьәләсен хәл итүгә кереште. Хәзерге вакытта тәүлек дәвамында аны чыгару күләмнәре 1100 тоннага кадәр җитә. Бу юнәлештә 56 скважина эшли, 2018 нче елга еллык күләмне 2 млн тоннага кадәр җиткерү буенча программа кабул ителгән. “Шул ук вакытта, 10 елга каралган ташламаларның нәтиҗәләре күренә, һәм без яңадан үзләштереләчәк чыганаклар өчен бу ташламаларны озайту буенча эш алып барабыз. “Татнефть” кертелгән инновацияләр ярдәмендә үтә үзле нефтьне чыгаруда нәтиҗәлелек мөмкинлеген дәлилләде. Бүген безнең нефтьчеләр сланец нефте чыганакларын эшләүгә шактый якынлашты. 2013 нче елдан бирле “Татнефть” сланец нефтен чыгару буенча тәҗрибә эшләре программасын башкара”, - дип бәян итте Р. Миңнеханов. Аның әйтүенчә, белгечләр бәяләмәсе буенча, Татарстанда сланец нефте ресурслары 1 млрд тоннадан артык. 2014 нче елда запасларның беренче 30 млн ы сәнәгать категорияләре балансына куелган.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган углеводород чыганакларын эшкәртүдә фәнни һәм гамәли бурычларны хәл итү өчен, Татарстан Республикасы һәм Россиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы арасында республикада ике фәнни полигон булдыру турында килешү төзелгән. “Без үтә үзле һәм сланец нефтьләрен Татарстанда нефть чыгару күләмнәрен арттыруның төп ике ресурсы буларак күздә тотабыз”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов әлеге эш юнәлешендә Россия һәм чит ил коллегаларының тәҗрибәсе кызыклы булуын әйтте.

“Татарстанның геолог галимнәре, нефтьчеләре алдында безгә якындагы 30-50 елда катлаулы ресурс базасы шартларында да көндәшлеккә сәләтле булып калырга мөмкинлек биргән технологияләрне эшләү, тәҗрибә туплау бурычы тора”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләп калды.

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100