Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генконсулын әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады
Президент Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт Йортындагы эш кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доганны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады, һәм Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде.
"Төркия Республикасы җитәкчелеге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игьтибар итә. Төркиянең Казандагы генконсуллары буларак бик лаеклы һәм актив дипломатлар билгеләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртик, элеккеге генконсул Турхан Дилмач быел эшен тәмамлады. Казанда ул өч ел дәвамында хезмәт итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз