news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты

Татарстан Төркиянең бизнес-структуралары өчен проектларны гамәлгә ашыру, уртак производстволар мәйданы булырга мөмкин

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Төркиянең бизнес-структуралары өчен проектларны гамәлгә ашыру, уртак производстволар булдыру һәм Россиянең башка төбәкләре белән элемтәләр урнаштыру мәйданы булырга мөмкин. Бүген Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

Әхмәт Тута бу вазифага элеккеге генераль консул Әхмәт Эргин урынына билгеләнде. Яңа консул инде ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә тәкъдим ителде, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашты.

Бүген Хөкүмәт йортында узган очрашуда исә Әхмәт Тута Премьер-министрга “Туркиш Аирлинс” компаниясенең Казанга ясаучы рейсларын артыру үтенече белән чыкты. Консул шулай ук ике республика арасында товар әйләнеше күләмен арттыру зарурлыгын да белдерде.
Рөстәм Миңнеханов яңа генераль консулга ТР Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы презентациясен оештыру тәкъдиме белән чыкты. Аның белдерүенчә, консул Татарстан территориясендәге индустриаль мәйданнар, “Химград” технопаркы, ИТ-парк һ.б. инфраструктуралар белән танышырга тиеш. Бу, аның фикеренчә, алга таба ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерергә, төрек бизнесы вәкилләре белән элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot