news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Төркия делегациясе белән энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

Төрек компаниясе вәкилләре Татарстанга энергетика өлкәсендәге инфраструктура белән танышырга килде.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиядән “Берекет Энерджи” компаниясе делегациясе белән Татарстан Хөкүмәте Йортында очрашты. “Берекет Энерджи” компаниясе вәкилләре Татарстанга, алга таба хезмәттәшлек итү турында фикерләшү өчен, энергетика өлкәсендәге инфраструктура белән танышырга килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов үзара хезмәттәшлек буенча уртак мәнфәгатьләр табылачагына ышанычын белдерде.

Татарстан Президенты, шулай ук, Татарстанда күп кенә төрек компанияләренең бизнесы уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте.

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә “Берекет Энерджи” компаниясе группасы идарә рәисе Джейхан Салданлы белән очрашкан иде. Анда энергетика өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу барды (2018 елның гыйнваре). Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов төрек компаниясе һәм “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен эшләү өчен эшче төркем булдыруны йөкләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100