news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Түбән Новгород, Свердловски һәм Чиләбе башлыклары белән очрашачак

Татарстан бу төбәкләр белән 2018—2020 елларга килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планын имзалаячак.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта 9-12 июльдә узачак “Иннопром” халыкара күргәзмә мәйданында Түбән Новгород, Свердловски һәм Чиләбе өлкәләре башлыклары белән очрашачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан өч төбәк белән 2018-2020 елларга килешүләрне тормышка ашыру буенча чаралар планын имзалаячак.

Татарстан Екатеринбургка 140 кешедән торган делегация барачак, дип өстәде Галимова. “Татарстан өчен бу, һичшиксез, сәнәгать мөмкинлекләрен тәкъдим итү планында яхшы потенциал. Шулай ук алдынгы тәҗрибә алмашу өчен яңа бәйләнешләр булдыруда да. Татарстан Президенты әлеге күргәзмәдә һәрвакыт булырга тырыша”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Татарстан үзенең төп сәнәгать предприятиеләре экспозициясен, Made in Tatarstan бренды белән булган продукциясен, алты федераль һәм уннарча төбәк инвестиция мәйданчыкларын күрсәтәчәк.

  • 2018 елда “Иннопром” күргәзмәсе цифрлы җитештерү темасына багышлана. Партнер ил булып Көньяк Корея сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot