news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: Су объектларында халык ял итү өчен шартлар тудырырга кирәк

Соңгы ун ел эчендә Татарстанда суга батып үлүчеләр саны 2,7 мәртәбәгә кимегән.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов су объектларында гражданнарның ялы өчен шартлар тудырырга һәм иминлеген тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасында Җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы булды. 

"Соңгы ун ел эчендә Татарстанда суга батып үлүчеләр саны 2,7 мәртәбәгә кимеде  – 259дән 94кә кадәр", дип әйтте Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин утырыш барышында.

Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы елларда җиһазландырылмаган урыннарда су коенганда һәлак булу очракларының барысы да теркәлеп бара. Бүген республикада 35 пляж бар, шуларның күп өлеше лагерьларда һәм санаторийларда. Министр җәмәгать пляжлары санын арттырырга тәкъдим итте. Кимендә тагын 59 пляж җитешми диде Рафис Хәбибуллин чыгышында.

"Әлбәттә, пляжлар кирәк. Республикада шулкадәр су киңлеге була торып, кешеләр ялы өчен уңайлы шартлар тудыру, аларның иминлеген тәэмин итү зарур. Җәмәгать пляжлары стандартлары турында әйбәтләп уйлашырга кирәк", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. 

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм профиль оешмалар җитәкчеләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot