news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов:“Студентлар лигасы инновацион структуралар белән эшне оештыра белергә тиеш”

Бүген Казанда Татарстан студентларының VI конгрессының пленар утырышы узды

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу көннәрдә Казан республиканың югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы 300 дән артык егет һәм кызны үзенә җыйды. Башкалада Татарстан студентларының VI конгрессы үтә. Кичә конгресс делегатлары 3 “түгәрәк өстәл”, 4 секциягә бүленеп студентларның социаль проблемалары, фән һәм мәгариф, урта махсус уку йортларында, шәһәр-районнарда студентлар үзидарәсе, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, федераль университет төзелү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикерләште. Алар нәтиҗәсендә, дәүләт җитәкчеләренә, җаваплы министрлык-ведомстволарга теләк-тәкъдимнәр тупланды. Бүген конгрессның “УНИКС”та узган пленар утырышында бу тәкъдимнәр сәхнәдән җитәкчеләргә җиткерелде. Пленар утырыш ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, җаваплы министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР вузлары һәм урта һөнәри уку йортлары ректорлары катнашында узды.

Татарстан студентлары конгрессы ТР Хөкүмәте, ТР Югары уку йортлары ректорлары берлеге, ТР Студентлар лигасы, Яшьләрнең төбәк иҗтимагый оешмалары булышлыгында ике елга бер тапкыр уздырыла торган җыен. Шушы вакыт эчендә студентлар, уку йортлары тормышында шактый үзгәрешләр, актуаль мәсьәләләр җыела. Күптән түгел РФ Президентының Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университетын төзү турындагы Указы дөнья күрде. Бу федераль вуз составына керәчәк югары уку йортлары студентлары өчен әлеге мәсьәлә гаять актуаль. Конгресста аларның делегатлары студентлар үзидарсе органнары белән алга таба хезмәттәшлек механизмнары хакында фикер алышты. Алар әлеге вузлар студентлары активын федераль университет төзү буенча комиссия составында күрергә тели. Бу теләкне бүген студентлар исеменнән ТР Студентлар лигасы президенты Марат Бохараев җиткерде. Калган тәкъдимнәр секция утырышлары нәтиҗәләре буенча ясалган чыгышларда яңгырады. Республика вузларының актив студентлары өчен ел дәвамында эшләүче мәктәп булдыру, вузларда чыгарыла торган студент газеталарын нәшер итү өчен аерым басмаханәгә иҗтыяҗ әнә шундыйлардан.

“Мәгариф һәм фән” секциясе йомгакларын бәян иткән Динар Хафизов “Алгарыш” программасы каршында проектлар эшләп, аларны яхшырту, реализацияләү өчен кооординация үзәге төзү зарурлыгын искәртте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан яшьләре өчен чит илләрнең әйдәп баручы вузларында белем алу һәм стажировка узу бик кирәк. Бу белем һәм фәнгә яңа караш бирә. Читтән алып кайтылган шушы яңа идеяләрне Татарстан өчен комбинацияләү зарур. Әлеге секциядә катнашучылар уку йортларының кайберләрендә белем бирүнең сыйфаты түбән булуны билгеләп үткән. Аны күтәрү юлларының берсе итеп алар дәресләр, семинарлар, консультацияләр уздыруга республика һәм Россия предприятиеләренең әйдәп баручы белгечләрен җәлеп итүдә күрә.

Республикадагы спорт мәйданчыклары студентлар һәм аларның иҗтимагый оешмалары өчен ачык булырга тиеш. Конгресс делегатлары студентларның спорт чараларын уздырганда бу корылмаларның түләүсез тәкъдим ителүенә өметләнә. Социаль проблемаларга килгәндә, алар буенча тагын да катгыйрак тәкъдимнәр яңгырады. Бүген Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә студентлар өчен үтемле бәядән бердәм юл йөрү билетлары гамәлдә. Казан студентлары бу мәсьәләне инде берничә ел күтәреп килә. Быелгы конгресста ул кабат көнүзәк мәсьәләләрнең берсе итеп чыгарылды. Социаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясаган Әдилә Галиева чит шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгән студентларга медицина ярдәме күрсәтүдәге кыенлыкларга игътибар юнәлтте. Кулларында полислары булса да, читтән килгән студентларга медицина хезмәте тиешле дәрәҗәдә каралмаган. Бу студентлар шифаханәсендә дә актуаль. Югары һәм махсус урта уку йортларының үзидарә органнарында 3 меңнән артык студент эшли. Алар үз уку йортларының гына түгел, республика данын төрле чараларда, җәмәгать эшләрендә яклый. Торакка мохтаҗ шундый активистлар гаиләләренең яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсен студентлар республика җитәкчеләре белән очрашуда күтәреп чыккан иде. Аның уңышлы хәл ителүе нәтиҗәсендә, бүген 6 студент гаиләсе фатирлы булган, тагын 4 гаилә торак көтә. Конгресс делегатлары бу башлангыч алдагы елларда да дәвам итсен иде дигән теләк белдерде.

Республика студентларының 2007 елда узган V конгрессында ТР Студентлар лигасы составына урта һөнәри уку йортларында белем алучылар да кертелгән иде. Хәзер алар үз проблемаларын вуз студентлары белән бер дәрәҗәдә ишеттерү мөмкинлеген алды. Урта махсус уку йортлары студентлары советы рәисе Эдуард Сафин актуаль булган шундый берничә проблеманы бүген Хөкүмәт җитәкчеләренә юллады. Шуның берсе ссузлардан соң югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә теләгән студентларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен мөмкинлек булмау. Студентлар советы бу проблеманың чишелешен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында урта махсус уку йортлары өчен БДИ га әзерләү үзәге төзүдә күрә. Бүген урта махсус уку йортларында укучыларның степендиясе 400 сум тирәсе генә. Шунлыктан аны яңадан карау ихтыяҗы бар. Кайбер техникум, училищеларның үз тулай тораклары булмаганга, анда белем алучыларны яшәү урыны белән тәэмин итү проблемасы да актуальлеген югалтмаган. Конгресста шулай ук ссуз һәм вуз студентлары эшен активлаштыру өчен республикада студентларның бердәм интернет порталын төзү, республика тормышында актив катнашкан студентларга алга таба эшкә уртнашканда Хөкүмәтнең тәкъдим хатлары белән булышу буенча да теләкләр яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында белдергәнчә, активист студентларга эшкә урнашканда рекомендация хатлары белән ярдәм итүдә проблемалар булмаячак. “Тәкъдимнәр әзерләгез, без ярдәм итү формаларын табарга әзер ”, - дип белдерде ул. Федераль университет төзү буенча комиссия составына шул вуз студентларын кертү белән дә кыенлыклар булмаячак. Бу уңайдан студентлар активыннан тәкъдимнәр көтеп калалар. Студентлар өчен бердәм юл йөрү билетларына килгәндә, ул мәсьәлә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Казан хакимияте белән берлектә каралачак. Урта махсус уку йортлары студентларын БДИ га әзерләүне дә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә сәләтле. Республика тормышында актив катнашкан студент яшьләрнең торак шартларын яхшырту да дәвамлы булачак. Татарстанда студентларның инновацияле лагерен оештыру тәкъдиме дә Премьер-министрда хуплау тапты. Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, ул үз идеясе белән яшәргә сәләтле.

Яшьләрнең тәкъдимнәрен тыңлаган Премьер-министр студентларның үзләренә дә киңәш-тәкъдимнәрен юллады. Аның ассызыклавынча, инновацияле икътисадның язмышын бүгенге яшьләр билгели. “Акча җитми, инфраструктура юк дигән чорлар күптән үтелде. Хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар. “Шул шартларда күп әйбер яшьләрнең эшлекле сыйфатларын ничек күрсәтә алуыннан тора”,- ди Рөстәм Миңнеханов. Шушы сыйфатларын җигеп алар матди хәлләрен дә яхшырта ала. Моннан тыш, иҗтимагый эшләрдә катнашучыларга грантлар аша да ярдәм каралган. Аның фикеренчә, әлегә студент яшьләргә эшлекле сыйфатлар җитеп бетми. Вуз һәм технопаркларның бергәләп эшләве дә тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Грант алучылар арасында да яшьләр азрак. Шуңа да әлегә көткән нәтиҗәләр алынмаган. “Сез инновацияле эшчәнлекне стимуллаштырырга тиеш. Сезнең конкурентлыкка сәләтегез белем һәм тәҗрибәгезне киләчәктә ничек куллануыгыздан тора. Грантлар системасын алга таба да ярдәм итәчәкбез. Республика яшьләре өчен башка илләрдәге студентлар белән аралашу системасы эшләргә тиеш. Бу система бюджет өчен зур чыгымнар сорый. Ел саен әлеге максатларга казнадан 100 млн. сумнан артык акча тотыла. Шулай да ул кирәкле гамәл. Грантлар системасы алга таба тагын киңәячәк”, -ди премьер.
Бүген күп кенә яшьләр читкә китеп эшли, анда зур сорау таба. Шул ук вакытта үзебездә инновацияле инфраструктура үстерелә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яшьләрне анда актив җәлеп итү оештырылырга тиеш. Аның белдерүенчә, Студентлар лигасының функциясе бәйрәмнәр, конкурслар уздыруга гына кайтып калмый. Студентлар лигасыннан бүген шушы инновацион структуралар белән эшне оештыру, студентлардан инновацияле тәкъдимнәр таләп ителә. Хөкүмәт башлыгы студетлнар активын Хөкүмәт порталында да хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Конгресс соңында ТР Хөкүмәте башлыгына “Ел студенты-2009” конкурсының символы – “алтын” шарф белән тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100