Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов соцмедиада искә алынуы буенча төбәк башлыклары рейтингында алтынчы урында
Июль аенда ТР Президенты төбәк башлыклары рейтингында ике пунктка югары күтәрелгән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы июль аенда соцмедиада телгә алынуы буенча төбәк башлыклары рейтингын бастырып чыгарган. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы урынны били. Бу хакта "Медиалогия" хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов, ике пунктка югары күтәрелеп, моннан алдагы рейтинг нәтиҗәләрен яхшырткан.
Медиалогия мәгълүматлары буенча, соцмедиада иң еш телгә алына торган җитәкче – Мәскәү мэры Сергей Собянин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз